«Чебурашка» фильмының икенче өлеше прокатның икенче көнендә генә миллиард сумлык керемне узды. Бу хакта Россия Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Кино фонды ярдәме белән булдырылган фильм Россиянең 40 нчы миллиардлы тасмасы булды, һәм 2026 елда миллиард сумнан артык акча җыючыларның беренчесе. Кинокартинаның актерлар составы тамашачыларга яхшы таныш: Сергей Гармаш, Ольга Кузьмина, Елена Яковлева, Полина Максимова, Федор Добронравов, Сергей Лавыгин һәм башка актерлар.
Сюжет буенча, икенче өлештә төп геройлар күңел ачу паркы төзү өчен җимерергә теләгән Гена йортын коткарачак. Шуның белән бергә, сизелерлек үскән һәм артык мөстәкыйльлек күрсәтә башлаган Чебурашка белән конфликтларны да хәл итәргә туры килә.