Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
10 гыйнвар , 14:58

"Бу бөтен республика казанышы булды"

Башкортстанның мәдәни тормышында 2025 ел зур җиңүләр елы булды. Башкорт академия опера һәм балет театрының “Ай тотылган төндә” операсы алты “Алтын битлек” премиясенә лаек булды.

Быел Башкортстаннан өч театр номинациягә лаек булды, 17 номинациядә дүрт спектакль тәкъдим ителде. Мондый нәтиҗәгә көчле иҗади команда, Мостай Кәрим әсәрен сәнгатьчә төгәл уку һәм төбәкнең системалы ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде.

-Без җиңүләрне көткән идек, әмма алар шулкадәр булыр дип уйламаган идек, - дип шатлыгы белән уртаклашты Әминә Шәфыйкова “Вести. Интервью» программасында. -Беренче “битлекне” Башкортстан өчен игълан иткәч, аннары икенчесен — шундый дулкынлану булды. Бу җиңү — конкрет театр казанышы гына түгел, ә бөтен республика казанышы.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас