- Улым, кибеткә генә барып кил әле, сөт кирәк иде.
- Хәзер, хәзер, биш минут кына телефонда уйныйм да, - диде Әмир.
- Өй эшләреңне эшләдеңме? Ә Тукай шигырен кем ятлый? Тукаймыни?- дип, әнисе Әмирнең кулыннан телефонын алды.
Әмир дә, хәйләле елмаеп:
- Әйе, Тукай,- диде.
- Кибеттән икмәк тә алып кайтырсың, улым, - дип сүзгә кушылды әтисе дә.
- Мәҗит Гафури алып кайтсын! - дип җаваплады Әмир, җавабыннан кызык табып.
Әнисе җитдиләнеп:
- Шаярасың ла ул, иртәгә укытучы апагыз яттан шигырь сөйләргә кушса, нишләрсең?
- Миннән сорап өлгерми, фамилиям Яхин булгач, исемлекнең иң азагында торам бит. Ә класста егерме тугыз укучы! Гел исемлек башыннан сорый башлый Ләйсән Галиевна.
- Ай-һааай, улым. Гел шулай булыр микән. Укуың үзең өчен бит, икеле алсаң, кара аны, эләгә үзеңә,- диде әтисе.
Дәрес башлангач, Ләйсән Галиевна журналны ачты да:
- Әйдә, бу юлы исемлекнең азагыннан, башлыйбыз. Яхин, әйдә, Тукай шигырен матур итеп яттан сөйлә әле, - диде.
Әмир башын аска иде.
Начар билге алганга, әтисеннән дә ару эләкте: телефонда да, компьютерда да уйнарга рөхсәт булмады.
Урраа, ике көннән сагынып көткән Яңа ел бәйрәме. Сыйныфта барысының телендә бер үк сүз: кемгә нәрсә бүләк итәчәк Кыш бабай?
- Миңа чаңгы алып киләчәк Кыш бабай. Әтиемә әйтеп куйдым,- диде Айнур.
- Ә миңа..ә миңа..
Барысы да хыялында йөрткән бүләк турында сөйли башлады.
- Мине чыршы астында сноуборд һәм яңа модельле телефон көтәчәк, - диде Әмир, канатланып.
Әмир мәктәптән кайткач, әнисе дә:
- Кыш бабай бүләкләрен яхшы укыган һәм тәртипле балаларга гына алып киләчәк,- диде.
- Ююк, ышанмыйм. Ә нигә соң Кыш бабай, безнең класста икелегә укыган Вәлиевка былтыр бик шәп чаңгы бүләк иткән?
Иртәгә Яңа ел! Әмир, кәнәфигә утырып, Кыш бабайның килгәнен көтә башлады. Иртәгә ничек итеп малайлар белән яңа сноубордта таудан шуулары турында хыялланды. Аннан яңа телефоны белән мәктәптә сыйныфташлары алдында мактаначак..
Ишек кыңгыравы шалтырады. Әмир торып, ишекне ачты. Сеңлесе дә йөгереп килде.
- Кара, Әмир, Кыш бабай килде! Кыш бабай, Кыш бабай, безгә бүләкләр алып килдеңме?- дип, шатланып кул чапты сеңлесе.
- Әлбәттә, алып килдем. Ел буена син үзеңне яхшы тоттыңмы, Мәрьям? Өлкәннәрне тыңладыңмы?
- Мин әти-әниемне һәрчак тыңлыйм. Уйнагач, уенчыкларымны да җыештырып куям,- дип, бик җитди итеп җавап бирде кызчык.
- Ай, афәриин, бик акыллы кыз икәнсең. Шуның өчен сиңа бик матур курчак алып килдем.
Кыш бабай капчыгыннан искиткеч матур курчак алып Мәрьямгә тоттырды.
- Рәхмәт, Кыш бабакай!
Акыллы кызга Кыш бабай капчыгыннан тагы күп кенә уенчыклар чыгарды. Әмир, түземсезләнеп, сикергәләп:
- Ә миңа? - дип сорады.
- Тагы нинди бүләкләрем калды икән?- Кыш бабай тылсымлы капчыгына күз салды.- Әһә, телефон!
- Миңа ул, миңа,- диде Әмир. - Кыш бабайдан мин сораган идем.
- Юююк, бу телефонны Тукайга бирәм, - диде Кыш бабай.
- Нинди Тукайга?
- Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга. Синең өчен шигырьләрне ул ятлады бит.
Шулчак ишек ачылып китте һәм...өстенә тун кигән, кулына китап тоткан яшь кенә бер егет килеп керде.
- Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап,- дип сәламләде.
Әмир шаккатып, ничек идәнгә утырганын сизми дә калды.
- Габдулла әфәнде, тырышып шигырь ятлаган өчен телефон – Сезгә, - дип, Кыш бабай Тукайга тоттырды.
- Бу миңамыни? Безнең мондый телефонны күргән юк иде. Рәхмәт Кыш бабай. Су анасы алып китмәсен дип, саклап кына йөртермен. Дусларым белән аралашырга да бик шәп булды бит әле. Шигырьләремне дә телефонда гына язырмын, - дип шатланды Тукай. Аннан:
- ..Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңайсыз ул, - дип, шигырьләр китабын Әмиргә сузды.
- Ә монысы кемгә икән? - Кыш бабай капчыгыннан сноуборд китереп чыгарды.
- Миңамы?- Әмир, өмет белән, бүләк алырга кулларын сузды.
Кинәт кенә ишек ачылып китте һәм кара мыеклы бер кеше килеп керде.
- Мәҗит Гафуриии,- дип пышылдады малай, танып.
- Сноубордны Мәҗит Гафурига бүләк итәм. Ул синең өчен әти-әниеңә ярдәм итте, кирәк чакта кибеткә йөгерде, савыт-сабаны да юышты,- дип, калын тавыш белән сузды Кыш бабай.
- Бәйрәм белән барчагызны да. Бәләкәй чагымда, Җилем-Каран мәдрәсәсендә укыганда, дусларым белән тау шуа идек. Кышын тактага су сибәбез. Шул боз булып каткан такта белән тау шуган бар иде дә, мондый кызыклы тактаны күргән юк иде. Шәп бүләгеңә рәхмәт, Кыш бабай. Минем бәләкәй дусларым бик күп. Әти-әнисен тыңлаган балаларга бүләк итәрмен, - диде Мәҗит Гафури.
- Мин рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен беләм. Ә Әмир туган телендә бер шигырь дә ятларга иренә. Миңа үз шигыремне ятларга куша,- дип сүзгә кушылды Тукай.
Әмир кызарып башын иде.
- Синең кебек чагымда, мәдрәсәдә дә укыдым, самавырын да куйдым, эшләр дә эшләдем. Укуымны дәвам итәр өчен авылдан җәяүләп Уфа шәһәренә киттем, - диде Мәҗит Гафури да. - Ә син якынга гына кибеткә барырга иренәсең.
- Әмир, безнең язасы шигырьләребез, хикәяләребез бик күп. Ә син безгә гел эш кушасың. Оят түгелме сиңа? - дидеТукай.
- Ярар, Тукай, аның урынына безгә нинди шәп бүләкләр эләкте!
Әмир:
- Ююк, ул минем бүләкләр! - дип әйтергә авызын ачкан иде, ниндидер тавыш ишетеп калды..
- Әмир, Әмир, тор, йоклама, безгә Кыш бабай килде. Бүләкләр алып килде.
Әмир күзен ачса, кырында сеңлесе Мәрьям басып тора.
Йокысыннан айнымаган Әмир аптырап калды.
- Кемгә бүләкләр? Миңа?
Чыршы кырында капчык тоткан Кыш бабай басып тора. Ул барсына да бүләкләр тарата башлады.
- Сүзләребезне тыңламасаң да, без сине яратабыз, - дип, Әмирнең хыялында йөрткән бүләкләрне тоттырды.
- Әтием...әй.. Кыш бабай. Мин моннан соң һәрчак әти-әниемне тыңлаячакмын. Барлык эшләрне дә үзем эшләячәкмен, - дип сүз бирде Әмир.
Сәрия Вахитова.
Фото: shubino-video.ru