Җыр-моңга гашыйк яшьләр, Сарманга рәхим итегез!
Хөрмәтле милләттәшләр!
Бөек җырчыбыз Илһам Шакировның туган җирендә – Сарманда ел саен "Илһам чишмәсе" дип аталган Төбәкара җыр бәйгесе үткәрелә.
6 яшьтән 21 яшькә кадәрле булган балалар Илһам аганың репертуарыннан ике җырны әзерләргә тиеш. Конкурс бушка, взнос түләнми.
Тулырак мәгълүмат – Нигезләмәдә! Балалар белән шөгыльләнүче җитәкчеләргә, әти-әниләргә бу мәгълүматны таратуыгызны сорыйм!
Башкортостанда яшәгән талантлы балаларның бу конкурста катнашуларын мин бик зур түземсезлек белән көтәчәкмен! Барыгызга да алдан ук зур рәхмәт!!!
Хөрмәт белән бәйгенең жюри әгъзасы - Идрис Газиев.
Фото: sarmanovo.tatarstan.ru