Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 декабрь 2025, 19:50

Кемнәр Шәйхзадә Бабич премиясе лауреатлары булды?

Башкортстанда яшьләр премиясе лауреатларын атадылар.

Кемнәр Шәйхзадә Бабич премиясе лауреатлары булды?
Кемнәр Шәйхзадә Бабич премиясе лауреатлары булды?

Башкортстанда яшьләр премиясе лауреатларын атадылар.

 

Башкортстан Республикасы Йортында Шәйхзада Бабич исемендәге республика яшьләр премияләрен бирү буенча комиссия утырышы узды, анда премия лауреатларының исемнәре билгеләнгән, дип хәбәр итә БР яшьләр сәясәте министрлыгының Матбугат хезмәте.

Конкурс комиссиясе 2023 һәм 2024 елларда бастырылган эшләрне бәяләде. Яшерен тавыш бирү юлы белән комиссия казанышлары югары танылу алган өч җиңүчене билгеләде:

Таипов Дамир Рәфис улы - "Вокал сәнгате өлкәсендә башкорт музыкасын пропагандалаган һәм югары һөнәри казанышлары өчен";

Мусина Заһидә Хәкимҗан кызы һәм

Урманшина Рәзина Гыйльман кызы - «Кемель Токаевның “Серле эз” китабын әдәби тәрҗемә иткән һәм хәзерге милли проза үсешенә керткән өлеше өчен";

Аралбаев Хәбир Фәттах улы- «Три брата» хореографик картинасында солист буларак башкорт халык-сәхнә биюе өлкәсендәге эше һәм Башкортстан Республикасының мәдәни мирасы буларак башкорт хореографик сәнгатен алга җибәрүе өчен».

- Җиңүчеләрне сайлау катлаулы булды, номинантлар һичшиксез талантлы һәм оригиналь, ә эшләр үзләрендә тирән мәгънә һәм зур тарих йөртә. Яшьләребезнең эшкә тугрылыгы һәм актив иҗади позициясе республикабызның бай мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә илһамландыра һәм бәяләп бетергесез өлеш кертә. Якын көннәрдә лауреатларны бүләкләү тантанасын Республика йортында уздырачакбыз, - дип билгеләп үтте Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров.

 

 

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас