Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 декабрь 2025, 12:22

“Илһам” сериалы төшереләчәк

Төп герой ролен кем башкара?

“Илһам” сериалы төшереләчәк
“Илһам” сериалы төшереләчәк

Төп герой ролен кем башкара?

 

Татарлар тормышы белән танышып баручы дуслар бу хакта күпе дә күпме хәбәрдардыр инде. Эш шунда ки, тиздән Татарстанда мәшһүр җырчы Илһам Шакиров турында сериал төшерә башлыйлар.

 

Әлбәттә, төп геройны кем башкарачак дигзн сорау иң җитди сорауларның берсе булган. Әмма ул генрй инде билгеле. "Ватан XXI гасыр" кинокомпаниясенең "Илһам" сериалында төп рольне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актеры, якташыбыз Марсель Мөсәвиров башкарачак.

Әйе, һич ялган түгел, Марсель - Башкортстанның Шаран районы Ямадыбаш авылы егете. Октябрьский музыка училищесын, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театрда, Туймазы татар дәүләт театрында эшләгән. 2020 елдан Марсель Чаллы театрында эшли.. Сәхнә сөйкемлелегенә ия актер булачак образга керә башлаган. Ул инде Илһам абыйның җырларын башкарып карый. Фильм мәшһүр җырчының чынбарлык язмышына туры килсен өчен күп эшләнә. Анда җырчының киемнәре, мәсәлән, пальтосы файдаланылачак.

Яңа сериал Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышлана һәм артистның аякка басу чорын, аның халыкара гастрольләрен, беренче язмаларын һәм иҗади эзләнүләрен тасвирлый. Көтәбез. Түземсезлек белән.

Фото: bigbookname.com

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас