Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
12 декабрь 2025, 11:56

"Ил язмышы-халкым язмышы"

Федоровка татарлары ничек яши?

"Ил язмышы-халкым язмышы"
"Ил язмышы-халкым язмышы"

Федоровка татарлары ничек яши?

 

10 декабрь көнне Коралачык авылы мәдәният йортында шушы исем астында Фёдоровка районы татарларының милли-мәдәни автономиясенең отчёт-сайлау конференциясе үтте.

Чарага районның барлык татар авылларыннан делегатлар, район узәгендә һәм башка авылларда яшәүче милләттәшләр җыелды.

Конференциягә кадәр мәртәбәле кунаклар, чарада катнашучылар фойеда урнаштырылган бик бай һәм кызыклы күргәзмә белән таныштылар.

Моннан соң чара залда дәвам итте. Дулкынландыргыч матур шигырьләр, дәртле җыр белән башланды ул. Мәртәбәле кунаклар: Төбәк милли-мәдәни автономия советы әгъзасы Фидрат Монасыйпов, Федоровка муниципаль районы хакимияте Советы секретаре Илһам Бакиев сәхнә түренә үтте.

Пленар өлештә автономия җитәкчесе Сөмбел

Хәйбуллина 5 еллык эшкә нәтиҗә ясады, уңышларны санап үтте, проблемаларны де.

Фикер алышуларда төрле авыллардан килгән актив катнашучылар районыбыз татарларының яшәеше, тормышы, уңышлары һәм проблемаларын күтәрде. Бар чыгышлар да тирән мәгънәле, кызыклы, фәһемле иде. Конференциядә автономиянең яңа Советы сайланды, актив милләттәшләргә,ветераннарга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Моннан соң берчә моңлы, берчә дәртле Җырлыйм туган якта" дигән концерт программасы башланды. Монда халкыбызның никадәр гүзәл һәм талантлы булуына сокландык!

Бәйрәм Коралачык авылының уңган халкы тарафыннан әзерләнгән, төрле милли ризыклардан сыгылып торган бай өстәл артында сыйлану, чын күңелдән аралашу, чәй эчү һәм дәртле татар биюләре белән тәмамланды. Барлык катнашучыларга, чарага үз көчләрен керткән милләттәшләргә зур рәхмәт! Аяз күк йөзе, тынычлык, бердәмлек телибез!

Менә шулай җанлы үтте Коралачыкта ул көн. Федоровкка татарлары актив тормыш алып бара. Киләчәктә дә туган телне, мәдәниятебезне, милләтне саклап калу кебек изге эшләрдә дә бердәм булыгыз, дуслар.

"Ил язмышы-халкым язмышы"
"Ил язмышы-халкым язмышы"
"Ил язмышы-халкым язмышы"
"Ил язмышы-халкым язмышы"
"Ил язмышы-халкым язмышы"
"Ил язмышы-халкым язмышы"
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас