28 сентябрьдән алып 29 октябрьгә кадәр, 2025 елда Башкортстанда дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә БР Башлыгы грантлары конкурсына гаризалар кабул ителде. Конкурс алтынчы тапкыр үткәрелә.
Бәйгедә катнашуга барлыгы 114 гариза килгән. Конкурс чикләрендә бер проектны тормышка ашыруга 2,5 млн. сумнан күбрәк булмаган суммада акча алырга мөмкин.
2025 елның 8 декабрендә конкурс комиссиясе утырышы үткән. Нәтиҗәдә 22 җиңүче сайлап алынган. Шуларның сигезе — республикада, берсе Чиләбе өлкәсендә тормышка ашырыла.
Республика муниципалитетлары арасында 13 проект Уфадан булса, өчесе — Гафури районыннан, икесе — Сибайдан, Нефтекама, Уфа һәм Чишмә районнарыннан берәр проект.
2026 елның җәендә Уфада популяр артистлар катнашлыгында зур концерт булачак. Проектның үзенчәлеге — фольклорның заманча жанрлар белән үрелүе; электрон музыка һ.б.-лар. Бу яшьләрне дә, өлкән буынны да үзенә җәлеп итеп, заман һәм традицияләр арасында үзенчәлекле күпер булдырачак.
Чиләбе өлкәсендә «Ата-бабалар алтыны — башкорт теле» проекты оештырыла. Ул Чиләбе, Свердловск, Ырынбур, Курган өлкәләрендә башкорт телен саклау һәм өйрәнүне үстерүгә юнәлтелгән. Проект чикләрендә укучылар тәҗрибәле журналистлардан мастер-класслар алачак, «Уралым» гәзите өчен башкорт телендә мәкаләләр язарга өйрәнәчәкләр.
Чишмә районында кече һәм урта класс мәктәп укучылары өчен мультипликацион студия оештырылачак. Эш процессында балалар татар теле, мәдәният, әдәбият һәм гореф-гадәтләр буенча белемнәрен тирәнәйтәчәк. Җиңүчеләр проектлары 2026 елның 1 февраленнән гамәлгә ашырыла башланачак.
Бәйге җиңүчеләре исемлеге белән https://грантыглавы102.рф. сайтында танышырга мөмкин.