РФ президенты Владимир Путин якташыбыз, танылган опера җырчысы Илдар Абдразаковка илебезнең музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәте һәм күпъеллык уңышлы эшчәнлеге өчен мактаулы Русиянең халык артисты исемен бирү турындагы указга кул куйган.
Билгеле булуынча, Илдар Әмир улы - Севастополь дәүләт опера һәм балет театрының художество җитәкчесе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты.
Яраткан җырчыбызны югары наградасы белән котлыйбыз һәм арытабан да зур иҗат казанышлары телибез!