Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
9 декабрь 2025, 12:24

Җитәкчебез сайланды

Уфада Башкортстан Журналистлар берлеге Рәисен сайладылар.  

Җитәкчебез сайланды
Җитәкчебез сайланды

Уфада Башкортстан Журналистлар берлеге Рәисен сайладылар.

 

Бүген Уфада, Республика Дәүләт Җыелышы-Корылтае бинасында, Башкортстан Республикасы Журналистлар берлегенең XXIV съезды уза.

Съездда бертавыштан Союз идарәсе рәисен сайладылар. Ул яңадан Вәдүт Исхаков булды. Аның әлегә кадәр булган эшчәнлеген Союз әгъзалары канәгатьләнерлек дип таныды.

Вәдүт Гайфулла улы Исхаков-журналист, педагог, җәмәгать эшлеклесе. 2018 елдан - «Башкортостан» гәзитенең баш мөхәррире. 2020 елның декабреннән-Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе. Башкортстан Республикасы Башлыгының журналистика өлкәсендәге «Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык» премиясе лауреаты. (2024).

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас