Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
9 декабрь 2025, 23:23

"Бабай утары"нда эшлекле чара узды

Кунакар күңеленә хуш килде.

"Бабай утары"нда эшлекле чара узды
"Бабай утары"нда эшлекле чара узды

Кунакар күңеленә хуш килде.

 

Шушы көннәрдә  Туймазы районы "Бабай утары" музей этнография комплексында зур эшлекле чара узды.

Анда Башкортстанның көнбатыш, Татарстанның көнчыгыш районнарыннан, Перьм, Удмуртия, Түбән Нижгардан, Самара өлкәсе Гали авылыннан татар авыллары эшмәкәрләре катнашты.

Төмәнәк авылы буйлап сәяхәт вакытында кунаклар "Ак өмет" мәчете, мәктәп, Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышлап ачылган мемориаль комплекс белән таныштылар, чәчәкләр салдылар.

 "Бабай утары" музейлары да кунакларның күңеленә хуш килде. Алар үзләре дә авыл хуҗалыгы продуктларыннан күргәзмә оештырдылар.

Бу эшлекле киңәшмәдә еллык эшкә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Көн озыны дәвам иткән эшлекле чараны музыкаль яктан Кандра музыка мәктәбе укучылары һәм Башкортстан "Ак калфак" татар хатын- кызлар иҗтимагый бүлекчәсенең "Туймазы мәрҗәннәре" фольклор  ансамбле бизәде.

 

"Бабай утары"нда эшлекле чара узды
"Бабай утары"нда эшлекле чара узды
"Бабай утары"нда эшлекле чара узды
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас