Мәдәни мохит
4 Декабря 2025, 04:25

Балалар да белеп үссен

 Милли йолалар яши.

Балалар да белеп үссенБалалар да белеп үссен
Балалар да белеп үссен

 Милли йолалар яши.

Халкыбыз борын-борыннан күп итеп кош-корт, каз-үрдәкләр үстергән. Шуннан гөрләтеп каз өмәләре уздырганнар.
Каз канаты сыдыру йоласы шул өмәләрнең бер өлеше. Гасырлык тарихыбызны үз эченә сыйдырган шул гореф-гадәтләребезнең бүгенге көндә яңартылуы милләт булып сакланып калуда бик зур роль уйный.
Әлшәй районы Түбән Әверез мәдәният йортында халкыбызның милли традицияләрен үсеп килүче буынга тапшыру эше алып барыла. 2 декабрь көнне башлангыч сыйныф укучыларына канат сыдыру өмәсе үткәрдек. Светлана Муллагалиева май канаты ясап күрсәтте. Соңыннан өмәләрдә җырлана торган "Каз канаты" җырын җырлап алдык. Балалар өчен бик кызыклы да, бик фәһемле дә булды бу чара,–  дип хәбәр итә безгә оештыручылар.

 

 

Балалар да белеп үссен
Балалар да белеп үссен
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас