Мәдәни мохит
28 Ноября 2025, 03:44

“Рәссамнар 10 көн буена Ваныш авылында картиналар язды”

Шулай диде “Танып-Су. Хәтер елгасы” V Бөтенрусия этно-арт симпозиумын оештыручы рәссам Илгиз Харисов.

Рөстәм Хәнәфин.  “Рәссамнар 10 көн буена Ваныш авылында картиналар язды”Рөстәм Хәнәфин.  “Рәссамнар 10 көн буена Ваныш авылында картиналар язды”
“Рәссамнар 10 көн буена Ваныш авылында картиналар язды”Фото:Рөстәм Хәнәфин.

Борайга командировкага баргач, “Танып-Су” арт-галереясе белән танышу форсаты тиде. Картиналар урнаштырылган залга үтәбез. Монда үзгә мохит. Рәсемнәргә, тын калып, бик озак карап торырга була: һәрберсендә – бер язмыш, күңел халәте... Һәм шушы сихри тынлыкны бозасы килми.

“Әле монда “Танып-Су. Хәтер елгасы” V Бөтенрусия этно-арт симпозиумы күргәзмәсе бара”, – дигән сүзләр генә уятып җибәргәндәй булды. Район хакимиятенең мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Илгиз Зөфәр улы Харисов күргәзмә эше белән шулай таныштыра башлады.

– “Танып-Су. Хәтер елгасы” симпозиумы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Русиядә – Ватанны саклаучылар һәм Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына багышланды, – диде ул.

Симпозиум июль башында эшли башлаган.

– Анда ил буенча 22 рәссам катнашты. Үзебезнең республикадан тыш, Мәскәү, Татарстан, Пермь крае, Свердловск өлкәсеннән билгеле рәссамнар килде. Алар 10 көн буена Ваныш авылында яшәделәр һәм тематик картиналар яздылар. Быел Ватанны саклаучыларның рухи көчен һәм батырлыгын чагылдырган сәнгать әсәрләре иҗат иттеләр. Һәр елның үз темасы билгеләнә. Мәсәлән, былтыр Гаилә елына багышланган картиналар яздылар. Шунысын да әйтик, быелгысы – бишенче симпозиум. Беренчесен 2014нче елда уздырган идек, аннары финанслар булмау сәбәпле, озак вакыт тукталып торырга туры килде. Һәм 2022нче елдан башлап, ел саен үткәреп киләбез, – дип бәян ите Илгиз Зөфәр улы.

Әлбәттә, ил күләмендәге мондый зур чара үткәрү өчен финанс чыгымнар шактый күп кирәк. Шуңа ул мәдәният өчен каралган төрле программаларда, грантларда катнашырга тырыша. Әлеге симпозиум да Президентның Мәдәни инициативалар фонды, Мәдәният министрлыгы, районы хакимияте ярдәме белән тормышка ашырылган.

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, чарада катнашучы рәссамнар үзләренең картиналарын галереядә калдыралар.

– Безгә 5 симпозиум барышында 55тән күбрәк рәссам килде һәм барлыгы 204 эш калдырдылар, – диде Илгиз Харисов.

Ә эшләр – киңкырлы. Әлеге күргәзмәдә Ватанны саклаучыларның портретларын, батырлыгын, якыннарының кайгысын, имин тормышка өметен чагылдырган, уйландыра торган сурәтләр куелган. Алар буш урында тумаган. Симпозиумда катнашучылар тәүдә районның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турындагы тарихи материаллар белән танышкан, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Әфганстан, Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашкан. Тупланган мәгълүмат һәм алган тәэссоратлар нәтиҗәсендә иҗат җимешләре туган.

Картиналар белән күрше районда яшәүчеләр дә таныша алсын өчен күчмә күргәзмә эшли. Аның маршруты Калтасы, Яңавыл, Тәтешле, Аскын, Балтач районнары аша үтә. Сәяхәт тәмамлангач, эшләр Борайга әйләнеп кайта һәм “Танып-Су” арт-галереясенең даими экспозициясенең бер өлешенә әйләнә.

Әйткәндәй, биредә балаларның да картиналары урнаштырылган. Чөнки симпозиум кысаларында сәнгать дөньясына балаларны җәлеп итүгә дә зур игътибар бирелә.

– Ел да өч бала халык рәссамнары белән бергә рәсем төшерә. Алардан өйрәнәләр, сәнгать серләренә төшенәләр, – ди проект авторы һәм җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, галереядә профессиональ рәссамнарның эшләре белән бергә районның Балалар сәнгать мәктәбе һәм Социаль адаптация үзәгендә шөгыльләнүче яшь талантларның иҗат җимешләре дә урын ала.  

– Галереядә балалар еш була. Без аларны чакырабыз, мастер-класслар үткәрәбез. Инвалид балалар да киләләр, күңел халәтләрен кәгазьгә сызалар, кул эшләренә күчерәләр, – диде Илгиз Зөфәр улы.

Уд үзе дә – талантлы рәссам, һәр симпозиумны югары дәрәҗәдә оештыручы, бу эшкә бар күңелен һәм көчен салучы җитәкче. Илгиз Харисов проект, анда катнашучыларның иҗаты турында рәссамнарча, буяуларны сайлап кына, сәгатьләр буе сөйли ала. “Бу эштә миңа җитәкчелек, райондашлар, битараф булмаган кешеләр ярдәм итә”, – ди ул.

Борай районын гына түгел, тоташ республиканы танытучы проект дәвамлы булыр, аның кысаларында сәләтле яшь рәссамнар үсеп чыгар дип ышанасы килә.

Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Рөстәм Хәнәфин.
Рөстәм Хәнәфин.
Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас