Мәдәни мохит
26 Ноября 2025, 16:54

Театрда сәнгатьне яраткан кеше генә эшли ала

Театрга килгәч, безне софит утлары, декорацияләр, актерлар уены әсир итә. Без башка чынбарлыкка чумып көләбез, елыйбыз, алкышлыйбыз. Ләкин балкып торган сәхнә артында, озын коридорлар һәм бихисап кабинетлар барлыгын, аның тынлыгында бөтенләй башка, әмма шулай ук бик мөһим тормыш кайнавын күз алдына да китермибез. Анда эшләүчеләрнең исеме сәхнәдән бик сирәк яңгырый, ләкин алардан башка бер генә спектакль дә булмас иде.

Театрда сәнгатьне яраткан кеше генә эшли алаТеатрда сәнгатьне яраткан кеше генә эшли ала
Театрда сәнгатьне яраткан кеше генә эшли ала

Театрга килгәч, безне софит утлары, декорацияләр, актерлар уены әсир итә. Без башка чынбарлыкка чумып көләбез, елыйбыз, алкышлыйбыз. Ләкин балкып торган сәхнә артында, озын коридорлар һәм бихисап кабинетлар барлыгын, аның тынлыгында бөтенләй башка, әмма шулай ук бик мөһим тормыш кайнавын күз алдына да китермибез. Анда эшләүчеләрнең исеме сәхнәдән бик сирәк яңгырый, ләкин алардан башка бер генә спектакль дә булмас иде. Уфа “Нур” татар дәүләт театрының хезмәтләндерү һәм билетлар сату бүлеге җитәкчесе Гөлмирә Марс кызы Харисова да нәкъ шундый иҗат коллективы белән тышкы дөньяны бәйләүче күзгә күренмәс

звено ул. Билетларның тамашачылар кулына ничек эләгүен, театр үзенең җанатарлары белән ничек аралашачагын хәл итүче ул. Аның көне беренче тамашачылар үз урыннарын алганчы әллә кайчан башланган була.

Гөлмирә Марс кызы Уфада туып үскән. Әнисе - Бүздәктән, әтисе Нуриман районыннан башкаланы “яуларга” килгән. Шунда танышканнар, шунда кавышканнар. Кечкенә теремек кыз 14 санлы гади мәктәптә белем алган. Әмма шәһәрдә туып үссә дә, татар телендә иркен сөйләшә ул.

-Авылда картәти-нәнәй белән үстем мин. Җәй саен, каникул буе авылда була идек. Өйдә дә әнием белән әтием татар телендә аралашты. Шулай булгач, ничек туган телне белмисең инде? - ди Гөлмирә Марс кызы.

Мәктәпне тәмамалаганнан соң иң беренче алган белеме җиңел сәнәгать өлкәсенә карый. Соңрак сәүдә буенча курслар укыган. Аннан соң БАКСУда менеджмент юнәлеше буенча диплом алган.

Ә катлаулы, күпкырлы театр дөньясына очраклы рәвештә чумган дисәк тә була. Хәер, бу дөньяда очраклыклар очраклымы соң?

-Театрга мин радиодан игълан ишетеп килдем. “Нур” “Авангард” мәдәният сараена күченеп йөри иде ул вакытта. Мин хуҗалык бүлеге җитәкчесе буларак эшкә килдем. Аннан кызым белән декрет ялына киттем. Ә декреттан соң иремне Санкт-Петербургка эшкә чакырдылар. Бер ел анда яшәдек. Уфада кайткач, театрга кунакка килгән идем, янә эшкә чакырып алдылар. 30 ел инде биредә эшләвемә. Театрда сәнгатьне яраткан кеше генә эшли ала. Кыен якларын күрсәң, бер өлкәдә дә эшләп булмый инде ул, - ди.

“Гөлмирә Марсовна үз бурычларын үтәп кенә калмый, ул шуның белән яши. Һәр детальнең никадәр мөһим булуын, театр тормышының пульсын тоеп эш итә” дип мактый аны хезмәттәшләре дә.

Чыннан да Гөлмирә Харисова билетларның сатылу-сатылмавын гына контрольдә тотмый. Репертуар төзегәндә гастрольләргә, выездларга чыгасы спектакльләрнең графигын төзи. Кайсы спектакльдә кем уйный, бер актерга ике җиргә бүленергә туры килмиме, дублерлары бармы? Труппа җитәкчесе Фина Вәлиева белән бергәләшеп барысын карап, барлап эшләү шахмат уенындагы кебек төгәллек таләп итә.

Хезмәтләндерү һәм билетлар сату бүлегендә хезмәттәшләре - Гөлнара Габбасова һәм Гүзәл Вәлиева белән бергә көчле команда булып аңлашып эшли алар.

-Гомумән, театрыбызның директоры Фирзәт Фәрит улы Габидуллин җитәкчелегендә бик тату һәм бердәм коллектив тупланган. Һәр кем үз эшен төгәл һәм вакытында башкара, -дип горурланып сөйли Гөлмирә Марс кызы.

Нәкъ менә шул сәхнә артындагы бердәмлектамашачыларгаиркенләп яраткан спектакльләре белән ләззәтләнә алаырга мөмкинлек бирә дә инде. Иң кызыгы, билет сату бүлегендә эшләүчеләр үзләре еш кына залда аягүрә басып тора.

-Кызым Суфия белән билет алып, спектакль карарга килдек әле бер. Иркенләп зал уртасына кереп утырып карадым. Көн саен андый мөмкинлек эләкми, - дип елмая Гөлмирә ханым.

Шәһәр кызы булса да, туган авылына кайтып киткән әнисе янында еш кунак ул.

-Яшь барган саен авыл ныграк тарта. Тынычлыкны тансыклыйсың. Көз көне тусам да, үзем язны, җәйне яратам мин. Чәчәкләр үстерү, бакчада эшләү күңелемә ял бирә. Отпуск вакытында чит илгә бик күп йөрдек,хәзер исә әни янында үткәрәсем килә. Иң рәхәт ял шул бит, - ди Гөлмирә Марс кызы.

Эльмира Ибраһимова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас