

Башкортстанда 670 Яңа ел шәһәрчеге җиһазландырылачак.
Яңа елга әзерлек кысаларында 1855 чыршы куелачак, шулардан: 1589 – тере, 266-ясалма.
Башкортстанда 670 Яңа ел шәһәрчеге җиһазландырыла. Бу хакта бүген, 25 ноябрьдә, республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова хәбәр итте. Бәйрәм бизәлеше кысаларында 1855 чыршы куелачак, шуларның 1589ы – тере, 266сы – ясалма.
Быел 378 километрдан артык яктылык иллюминациясен монтажлау планлаштырыла, бу 2024 елга караганда бер ярым тапкырга күбрәк.
Бәйрәм мәйданчыкларында 2000арт-объект: боз фигуралары һәм яктылык элементлары урнаштырылачак.
Фото: Алексей Мальгавко, Коммерсантъ