

Сәхнә үрләрен яулап.
“Музыкантларның төп максаты – кешеләргә хезмәт итү!”
Бу егетнең милли моңнарыбыз илчесе булыры үзе туганчы ук язмышына язылгандыр. Ул миссия аңа мәһшүр җырчы хөрмәтенә кушылган исеме, шул бөеклектә иҗат итүче әтисе хакын хаклар өчен дә бирелгәндер. Яшь дирижер Хәйдәр Вәлиевның серле музыка дөньясында әле күптән түгел башлангыч алып, инде ышанычлы адымнар белән алга баруына шаһит булганнар изге юлга чыккан егетебезнең һәр гамәлен ныклы әзерлек белән уйлап үтәргә омтылуын, күпләр өчен могҗиза булып кына калучы сәхнә илен яулый килүен раслар.
Хәйдәр – Уфа егете. Опера остасы, атаклы җырчы Илһам Вәлиевның улы ул. Әтисенең дәрәҗәләрен санап тормыйбыз, чөнки бүген сүзебез Хәйдәр – үзенә юл ярып, шактый сирәкләр җөръәт итүче музыкаль юнәлеш алган кыю егет хакында.
Зур максатлар уяткан бу сукмакка төшкәндә Хәйдәр әле бала гына иде. 2016 елда 9нчы сыйныфны (параллель рәвештә “Тамыр” студиясендә шөгыльләнде) тәмамлагач, Хәйдәр Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә бара. Әмма ул вакытта яшүсмернең тавышы утырып бетмәгән була һәм аны хор-дирижер классына юнәлтәләр. Хәйдәр өчен бу эш бик яңа, сәнгать дөньясында үскән егет оста дирижерларның серле хезмәтен игътибар белән күзәтеп, сокланып йөрсә дә, дирижер һөнәре аның өчен ачылмаган китапка тиң була. Әмма егет чигенә торганнардан түгел.
3 курста укыганда чын музыка иленә торган саен тирәнрәк керә барган Вәлиев үзенең дөрес юнәлештә булуын аңлый: хорга чыгып, көйләрнең серле аһәңен тою, коллектив белән ныклап эшли башлау, көй тудыру, кешеләрне берләштерү, симфоник дирижер һөнәре белән тыгыз бәйләнгән бу юнәлеш ошый аңа. 4 курста инде Мәскәүдә конкурста катнашып,финалист булып кайтуы үзе өчен дә, училище өчен дә файдалы була. Гнесиннар исемендәге академиянең кафедра мөдире Сергей Чуков егетне Мәскәүгә укырга чакыра.
Ымсындыргыч хыяллар буй җитмәстәй тоелса да, ил башкаласына юл ала ул.
да килеп чыкты, имтиханнарга нык җитди карадым һәм миңа белгечлек буенча 100 балл куйдылар. Шулай студент булып киттем. Бу тагын да җитдирәк сынаулар башы гына иде. Беренче курс аеруча катлаулы булды, чөнки Мәскәүгә иң-иңнәр, иң текә музыкантлар укырга керә, мин аларны куып җитәргә тиеш идем. Иртәнге сәгать алтыдан, укулар башланганчы һәм дәресләр беткәч, академияне бикләгәнче, төнгә кадәр шөгыльләндем.
Шулай белемем, үземә ышанычым артты, әмма алда да әле зур тырышлык кирәк иде. 3 курста укытучыбыз – профессор Павел Карпов – мине Тулага Халыкара дирижерлар конкурсына җибәрде. Яңа сынау зур белем, осталык таләп итә иде. Бәйге шартлары буенча 24 әсәрне ифрат яхшы белергә тиеш конкурсант. Билет буенча аның берсе генә әләгә һәм син шул ук минутта бөтенләй таныш булмаган профессиональ коллектив белән әсәр өстендә эшли башлыйсың – бөтен авырлыгы шунда. Мин Тула филармониясе коллективы белән эшләдем һәм 1 урынга лаек булдык. Шул сынауларны кичкәч, дирижер булырыма ышана башладым. Уфада “1 Всероссийский конкурс по дирижированию хоровыми произведениями башкирских композиторов” дигән конкурста катнашып, Н. Даутов, С. Низаметдинов, Р. Сәлмәнов, С.Сәлмәнов, З Исмәгыйлов әсәрләре буенча эшләү, татар-башкорт композиторларының иҗатын өйрәнү бик ярдәм итте”, – ди Хәйдәр.
Хәйдәр Вәлиев иҗади үсеш юлында безнең композиторлар әсәрләрен, үзгәртеп эшләнгән халык музыка иҗатын төбенә төшеп өйрәнә, аның саен аларның асылын, байлыгын аңлап гашыйк була. Гнесинкада практика буенча Хәйдәр бу әсәрләрне куллана килә. Мисал өчен, Шамил Ибраһимовның “Яз җиле”н, М. Фоменко эшкәртүендә “Азамат” халык җырын курай белән башкарганнар. Әнә шундый музыкаль байлык турында уйлап, күңелендә булачак һөнәре белән гармония яралган яшь дирижер Мәскәүгә шул әсәрләрне популярлаштыру турында ныклы карарга килеп, яшьләргә генә хас илһам, максатлар белән кайта.
Хор сәнгате өлкәсендә төрле шәһәрләрдә уздырылучы конкурсларда төрле ансамбльләр белән эшләргә ярата Хәйдәр. Аларның үз мәктәбе, үз осталыгы. Коллективның үзенчәлеген тотып алу яшь дирижер өчен бик мөһим. Дистәдән артык шундый конкурста катнашып, төрле дәрәҗәдәге: Халыкара, Бөтенрусия, Ачык республика конкурсларында лауреат булган, 1нче, 2нче призлы урыннар яулаган Хәйдәр Вәлиевка һәр конкурска әзерлек иксез-чиксез белем багажы бирсә, бу бәйгеләр аны иҗади мәйданда иң-иңнәр белән бер сәхнәгә алып чыгып, бәяләп бетергесез зур профессиональ тәҗрибә белән баета. Үзләштергәнен гамәлдә һәм шактый катгый шартларда сынау аны осталыкта чыныктыра. Һәр чыгышы зур тормыш мәктәбенә әверелә.
Яңа планнар белән Мәскәүгә кайткан егеткә Башкортстан студентлары җәмгыяте ярдәм кулы суза. Хәйдәр эшне озакка сузмый ансамбль туплый башлый. Җырларга яратучы яшьләр күп булса да, профессиональ ансамбль өчен махсус белемлеләрен тупларга кирәклеген аңлый яшь музыкант.
“Мин ансамбльгә Гнесинкада укучы яшьләрне җыйдым. 2024 елның 13 апрелендә “Дуслык” ансамбле беренче зур сольный концертын бирде. Анда татар, башкорт, казах, таҗик, һ.б милләтләрнең академик эшкәртелештәге халык җырларын башкардык. Моныңчы җентекле әзерлек барды. Ансамбль 2023 елда оешты һәм быел 1 июньдә Уфада, Башкортстанның Хөсәен Әхмәтов исемендәге филармониясенең орган залында узган концертыбыз 2 еллык иҗат юлыбызның бер билгесе булды. Шушы ике ел эчендә Мәскәү дәүләт консерваториясендә , күптән түгел Гнесинкада, төрле-төрле Мәскәү залларында без биш зур сольный концерт, симфоник оркестр белән 3 зур концерт куйдык. Уфага кайтып, якташларыма бу бәйрәмне бүләк итәсем килде. Аңа кадәр без Калининград шәһәрендә булдык. “Объединяя народы” дигән программа белән бик яхшы акустикалы “Кирка святого семейства” католиклар чиркәвендә халык җырлары белән чыгыш ясадык. Бик яратып кабул иттеләр. Уфада да шул программаны куйдык.
Шунысы куанычлы, эшебезнең мөһимлеген аңлап, компорзиторлар музыка язалар. Бүген инде шәхсән безнең өчен Нур Даутов, Миләүшә Хәйруллина, Эльмир Низамов, татар композиторы Фәрхат Бәхтияри, таҗик композиторы Орзу Нуррулоева безнең белән эшлиләр. Шулай ук, Рәфыйк Сәлмановның эшкәртүендәге әсәрләрне эзләп таптык. Данил Хәсәншинның хатын-кызлар хоры өчен циклын, бик авыр булса да, башкарырга торабыз”, – ди яшь музыкант.
Хәйдәр бүген Мәскәү дирижеры буларак таныла килә. Яшь композитор хор сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары, милли мәдәниятебезне пропагандалаганы өчен Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясенә тәкъдим ителде. Могҗизалы, кабатланмас югары сәнгать төрен җентекләп, һәр нечкәлеген яратып, кадерләп өйрәнүче, аның киләчәген уйлаган яшь музыкант бу исемгә лаек дип уйлыйбыз. Чөнки Хәйдәр Вәлиев хор сәнгатенең барлык кешеләр өчен дә кызыклы һәм әһәмиятле булуын тели.
“Моның өчен репертуарны яңадан карап чыгарга: тәҗрибәсез тыңлаучылар өчен кызыклы яңа әсәрләрне мәңгелек классика белән дөрес үрергә кирәк. Барысы да заманча стиль таләпләренә туры килергә һәм шул ук вакытта академик мәдәният кысаларыннан чыкмаска тиеш. Иң беренче чиратта музыкантларның төп максаты – кешеләргә хезмәт итү, Аллаһы Тәгалә биргән талантың белән якты энергия бүләк итү. Без монда, Мәскәүдә, профессиональ музыкантларның сыйфатларына гына өйрәнмибез, шулай ук бик күпне күзәтәбез һәм анализлыйбыз, чөнки Мәскәү – дөньяви шәһәр, һәм Уфа да шундый шәһәр була ала һәм булырга тиеш тә. Теләгем, симфоник дирижер белемен алу, опера театрында дирижер булып эшләү. Газиз Әлмөхәммәтов театр ачканда ни өчен тырышкан булса, шуны тормышка ашыру теләгем бар. Үз идеяләремне чынбарлыкка, тормышка ашыра алырмын дип ышанам!”
Тиздән Хәйдәр Вәлиев Казахстанга, Астанага Бөтендөнья музыкантлар конкурсына юл алачак. Яшь дирижер анда Башкортстан данын яклаячак. Без аңа зур уңышлар телибез.
Редакциядән:
Мәкалә гәзиттә басылып чыккач, Казахстанда бу зур конкурсның узуы билгеле булды. Якташыбыз анда бик уңышлы чыгыш ясап, һөнәри осталыгы һәм сәхнә сәнгате өчен А.В. Молодов исемендәге махсус премиягә лаек булды.
Ул гына да түгел, безнең күз карасы кебек кадерле Хәйдәребезне Астана филармониясенә, Татарстан Республикасының Дәүләт камерный хорына концерт дирижеры итеп чакырганнар.
Гомер, иҗат, сайлаулар да алда, Хәйдәр, зур уңышлар сиңа юлдаш булсын!