

«Чакмагыш районының балалар сәнгать мәктәбе каршында 20 елдан артык эшләп килүче «Лада» эстрада-инструменталь ансамбле әлеге мәртәбәле бәйгедә икенче мактаулы урынны яуладык. Бик шатбыз, Чакмагыш районы төзелүгә – 95 ел, Чакмагыш авылының 350 еллык юбилейларын каршылаганда да барырга, катнашырга мөмкинлек таптык. Һичшиксез, мондый конкурслар кирәк һәм аларның сәнгать белән мәдәният үсеше өчен әһәмияте әйтеп бетергесез зур», – дип сөйләде танылган музыкант, пианистка һәм Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия Низаева-Назаргулова.
Әңгәмәдәш әйтүенчә, «Лада» ансамбле конкурс сәхнәсендә Бәхти Гайсинның «Рәйсә» операсыннан вальс һәм Поль Марианың «Токккато» әсәрен тәкъдим иткән.
«Бөек сәнгать әһелләребезнең иҗатын онытырга хакыбыз юк. Үзебезнең репертуарда исә төрле көй-моңнар, җырлар. Ансамбль чыгышларын һәрвакытта да яратып кабул итәләр. Мин уйлавымча, Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның башкорт һәм мәдәниятенә керткән уртак өлеше бәяләп бетергесез. Алар — профессиональлек, халыкка хезмәт итү һәм сәнгатькә тугрылык символы», – дип фикерләре белән уртаклашты әңгәмәдәш.
«Ике аккош»ның жюри рәисе ТР һәм БР халык артисты Айдар Галимов булган.