Мәдәни мохит
14 ноябрь 2025, 15:07

Игезәк карлыганнар

Балалар өчен хикәя.

Игезәк карлыганнарИгезәк карлыганнар
Игезәк карлыганнар

Балалар өчен хикәя.

 

Минем исемем – Салават. Азамат –- минем дустым. Без, дуслар гына түгел, күршеләр дә. Азаматка караганда, мин бакчабызда үскән кара карлыганыбызны ашарга яратам. Ул койма буенда гына үсә.

Нәнәем:

- Кара карлыганның җимеше генә түгел, яфрагы да файдалы, - ди.

Мин аптырап:

- Ничек, яфрагы файдалы? Яфрагын ашарга ярыймыни? - дим.

Нәнәем минем соравымнан кеткелдәп көлә. Аркамнан сөеп:

- И, оныгым минем! Чәй кайнатканда чәйнүккә аның яфрагын салып җибәрәм. Буең да үсеп китәр, тагын да акыллырак булырсың. Аннары, кыш көннәрендә, улым, салкын тиюдән саклый.

Нәнәемнең бу сүзләрен ишетеп, очып дигәндәй бакчага йөгердем. Кара карлыганны тизрәк җыеп, буемны үстерергә кирәк. Миңа нәнәем карлыган җыярга былтыр ук кечкенә зәңгәр чиләгемә бау тагын биргән иде. Баулы чиләкне муенга эләсең дә, рәхәтләнеп икекуллап җыясың гына.

Менә бүген дә чиләгемне алып, карлыган җыя гына башлаган идем, Азаматлар бакчасыннан кемнеңдер эндәшкән тавышы ишетелгәндәй булды. Үрелеп караган идем, койма арасыннан дустымның бакчасында үсеп үтырган кызыл карлыган миңа тәлгәшле-тәлгәшле кулын сузып тора. Үзе бертуктаусыз миңа елмая:

- Я инде, мине дә җый! Мин дә бит салкын тигәнгә ярдәмгә киләм. Тиз терелтәм. Акылны да, буйны да үстерәм әле.

Мин аптырап кына аңа үреләм. Кызыл карлыган шуны гына көткәндәй, минем зәңгәр чиләгемә коела гына.

- Рәхмәт, кызыл карлыганым! - дим. Ә ул:

- Салават, беләсеңме? Без бит карлыганнар - игезәкләр, - ди. – Безнең өченчебез дә моннан ерак түгел, Рәйсәләр бакчасында үсә. Аның исеме - ак карлыган. Нәнәең дә, әниең дә кара карлыганны чәй кайнатканда еш кулланалар. Хәзер исә мине - кызыл карлыганны да салырлар. Рәйсәләр бакчасында үскән ак карлыган да бик файдалы. Анда балалар өчен витаминнар күп. Ул нәниләрдә аллергия булдырмый. Кечкенә йөрәкләренә тулы көч биреп, уйнарга, йөгерергә, үсәргә ярдәм итә. Менә ниндибез без, Салават!

- Рәхмәт сиңа, кызыл карлыган! Бүген үк картәти-нәнәемә, әти-әниемә сөйләп бирәчәкмен. Киләсе елга игезәк карлыганнарны үзебезнең бакчабызга утыртачакбыз,- дип, бакчадан өйгә йөгердем.

Резеда Шакирова.

Фото:sadkoltso.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас