

Дүртөйледә шундый бәйрәм узды.
“Дүртөйле район китапханәсендә "Баланнарда бал тәме" исеме астында искиткеч матур бәйрәм үтте.
Баланны ачы диләр, әмма аның сәламәтлек өчен шифасы турында онытырга ярамый.
Күзләрне иркәләгән чәчәкләренең хуш-исе, кызыл куз булып янып торган җимешләренең балкышы һәркемгә таныш. Китапханәче кызларның баланнарга бал тамызырлык итеп оештырган күркәм бәйрәменә ямь өстәп шигырьләр яңгырады, зал җыр-моңга күмелде. Оста пешекче Гөлчәчәк Нәсибуллина аш-су осталыгы белән бүлешеп, мастер-класс күрсәтте. Кызларның фантазия байлыгы, мәдәни сәләте, ир-егетләрнең моң байлыгы белән камиллеккә җиткән бу чара иксез-чиксез кэңел байлыгы, онытылмас мизгелләр бүләк итте, тормышыбызга ямь өстәде.
Бу чараны оештыруда катнашучыларның һәммәсенә зур рәхмәт.
Күңел җылысын салып пешергән тәмле-тәмле камыр ризыклары, сый-нигъмәтләр өчен осталарга зур рәхмәт.
Беркем дә буш кул белән килмәгән иде. Жюри әгъзалары бу дәртле дә, сәләтле дә, оста да, илһамлы да якташларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Соңыннан мул табын артында тәмлекәчләр белән сыйландык”, – дип язды тугры дустыбыз Әнисә Ягъфәрова.