+22 °С
Ачык


Туры элемтә барышында Радий Хәбиров, иҗади үсеш турындагы сорауга җавап биреп, рус драма театрының киләчәгенә кагылды.
- Безнең алда хәл итәргә тиешле бурычлар тора, - бу, әлбәттә, рус драма театрын ремонтлау. Без башкорт драма театрында, опера һәм балет театрында ремонт ясадык. Һәм безгә хәзер мөмкинлекләр эзләргә кирәк булачак. Бу, әлбәттә, федераль финанслау темасы, чөнки анда сумма шактый зур, ул тулаем алганда 1-2 миллиардка кадәр җитәргә мөмкин, - дип аңлатты республика Башлыгы.