Мәдәни мохит
6 Ноября 2025, 07:54

“Сине көтәләр”дә сезне көтәләр!

  Уфа “Нур” татар дәүләт театры  тамашачыларга Мөнир Кунафинның “Сине көтәләр” пьесасы буенча куелган премьерасын тәкъдим итә. 

“Сине көтәләр”дә сезне көтәләр!“Сине көтәләр”дә сезне көтәләр!
“Сине көтәләр”дә сезне көтәләр!

 Уфа “Нур” татар дәүләт театры  тамашачыларга Мөнир Кунафинның “Сине көтәләр” пьесасы буенча куелган премьерасын тәкъдим итә. 

Кече зал сәхнәсендә үз урынын алган спектакль чынбарлыктан алынган  хикәяләргә нигезләнгән. Автор аларны журналист буларак хәрби хәрәкәтләр уздыру зонасына командировкаларга барган вакытта язып алган.
Спектакль вербатим жанрында, ягъни чын булган монологлардан һәм диалоглардан тора. Бу документаль театр, яңача сүз белән әйтсәк, нон-фикшн. Әсәрдәге персонажлар позывнойлар белән билгеләнгән. Алар бүген махсус хәрби оперция зонасындагы Башкортстан егетләрнең чын позывнойлары.

 Төп рольләрдә Айрат Фатыйхов, Илгизә Муллабаева, Айдар Хөснетдинов, Гөлназ Кашапова. Яугирләрне артистлар Фәнил Гайзетдинов, Эльмир Хәертдинов, Альберт Шәйхетдинов, Илшат Салаватов, Рушат Мөдәрисов һәм Динар Тимершәехов күрсәтә. Хәбәрсез югалган улын  эзләүче ана образын Резида Фәхруллина һәм Рәсимә Гайфуллина гәүдәләндерә.

Үзәктә төп геройларның – яудашларын калдырып китәргә теләмәгәнлектән ике елдан артык отпускка да кайтмаган яугир Фаил һәм аның белән күрешү өчен үзе килгән хатыны Айгөлнең  хис-кичерешләре.
Төп героиня сугышчыларны какшамас туганлык берләштерүен, аларның көчле рухын үз күзләре белән күрә. Нәкъ аның хикәяләве һәм ир-егетләрнең искә алган тарихлары аша тамашачыга көн саен үлем белән очрашканда һәр мизгелнең никадәр кыйммәтле, солдатлар өчен гуманитар ярдәмнең, маскировка челтәрләренең, мәктәп укучылары язган хатларның, хәтта балалар рәсемнәренең никадәр мөһим булуы аңлатыла.

Әлбәттә, сәхнә әсәре кино түгел. Никадәр генә документаль булуына карамастан ул режиссер тарафыннан куела һәм театр артистлары тарафыннан уйнала. Ә автордан аермалы буларак, аларның берсе дә махсус хәрби операция зонасында булмаган, хәтта армиягә баручылары да берничә генә. Шуңа күрә премьераны әзерләү һәм чыгару җиңел бирелмәгән.

– Мондый әйберне сәхнәгә кую җиңел түгел. Мин анда булмадым, алар да (артистлар) анда булмады. Без үз күзләребез белән күрмәдек! Әмма шул ук вакытта бу шундый тема – монда алдашырга ярамый! Шул ягы белән катлаулы эш. Әмма театр әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләр каршында үз бурычын үтәде дип саныйм. Пафоссыз, тормышчан, гади авыл егетләрен гади итеп, ничек бар, шулай күрсәтергә тырыштык, –диде спектакльнең режиссеры Азат Җиһаншин.

Төп герой Фаилнең “ни” һәм “теге ни” белән шыплап тутырылган сөйләме дә шул гадилеккә, тормышчанлыкка якынайтырга тырышудыр, мөгаен. Әмма аның спектакль башында хатыны белән телефоннан  сөйләшкәндә шушы “ни”не төрләндереп, озын җөмләләргә сузуы тыңлаучыны шактый арыта. Моңа өстәп, аның  “ни” белән “теге ни” арасындагы сүзләре дә урысча гына диярлек.  Дөрес, тамашачы бәхетенә, Айгөле белән очрашкач, Фаилнең сөйләме баеп китә, колакка ятышлы яңгырый башлый. Юк, әдәби телдә түгел, әмма матур телдә. Театр сәхнәсеннән ишетергә теләгән телдә. Ни дисәң дә, телнең байлыгын, төрлелеген саклау – милли театрларның төп бурычларының берсе булып тора һәм шулай булып калырга тиештер.

Сугышчыларның сынмас рухын, бердәмлеген күрсәтү максат итеп алынганда, сәхнә әсәре тулысынча пафостан азат була алмыйдыр инде ул. Бу спектакльдә дә шулай. Сәгать ярым барган тамаша барышында яугирләрнең күмәкләшеп әллә өч, әллә дүрт тапкыр “Живы будем – не помрем!” дип кычкыруы моның ачык мисалы.

Исән булырга язсын берүк. Әлеге әсәрдә позывнойлары кулланылган яугирләргә дә, телгә алынмаганнарына да исән-имин әйләнеп кайтырга, сөйгән  ярлары белән бергәләп спектакльгә килергә язсын.

 

 

“Сине көтәләр”дә сезне көтәләр!
“Сине көтәләр”дә сезне көтәләр!
“Сине көтәләр”дә сезне көтәләр!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас