Мәдәни мохит
4 ноябрь 2025, 06:20

Халык артисты Филүс Каһиров кебек булырга тиештер.

Филүс Каһиров: «Шул ук дулкынлану, 19 ел үтмәгән дә сыман».

Халык артисты Филүс Каһиров кебек булырга тиештер.Халык артисты Филүс Каһиров кебек булырга тиештер.
Халык артисты Филүс Каһиров кебек булырга тиештер.

Филүс Каһиров: «Шул ук дулкынлану, 19 ел үтмәгән дә сыман».

 

Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров та 19 нчы концерт сезонын Кәрим Тинчурин театры бинасында башлап җибәрде. Филүс Каһировны олысы да, кечесе дә яратып тыңлый. Бу концерты да төрле яшьтәге тамашачысын очраштырды.

 

Үзе ачык йөзле, халыкка якын җырчы.

Программасына да тамашачылары сораган җырларны туплый, кеше күңеленә ятар җырларын сайлый белә.

Концерт программасында уен коралларында тере тавыш белән башкаруы үзе бер табыш.

 

Филүс Каһиров башта «Мирас» ансамблендәге музыкантлар белән таныштырды, аннар үзенең беренче концерт мизгелләрен искә алды.

“Менә 19 ел үтмәгән дә сыман. Тәүге концертым да шушы залда булган иде. Шул ук дулкынлану, җаваплылык хисе тоям.

Беренче концертымны куйганда, Казан тамашачысы алдына чыгып, ничек концерт куярмын, дип уйлап борчылган идем. Әле бит шуңа өстәп, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та килгән иде. Аны белгәч, бигрәк коелып төштем инде. Сәгать 7 тулды, концерт һаман башланмый. Мин: «Нигә концерт башланмый?» – дим, миңа: «Хәзер, хәзер», – диләр. Залда утырган Минтимер Шәймиев та нигә концерт башланмавы белән кызыксына икән. Аңа: «Әле ярты гына зал шул», – дип җавап биргәннәр. Минтимер Шәрип улы: «Билетлар сатылып бетмәгәнме? Әйткән булса, ярдәм иткән булыр идем», – дигән. Аңа: «Урамда тыгын шул, килеп җитә алмый тамашачы»,– дигәннәр. Шул вакытта Минтимер Шәймиев: «Нинди тыгын булсын, мин килгәндә, бернинди дә тыгын юк иде», – дип җавап кайтарган булган», – дип, хатирәләре белән бүлеште җырчы

Чыганак һәм фото: Интертат.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас