Мәдәни мохит
31 Октября 2025, 10:52

Гөрләп тора Бакалы сәхнәсе

Ут күрше Татарстан Республикасы башкаласы Казанда Бакалы керәшеннәре декадасы шаулап-гөрләп узып бара. Без дә декада уңаеннан якташларыбыз белән якыннанрак танышуны дәвам итик, дуслар.

Гөрләп тора Бакалы сәхнәсеГөрләп тора Бакалы сәхнәсе
Гөрләп тора Бакалы сәхнәсе
«Бөрлегән» керәшен балалар фольклор ансамбле (Яңа Илек авылы) әле быел гына оешкан. Кириллова Лида Дамировна - иҗат коллективының сәнгать җитәкчесе. «Бөрлегән» – Яңа Илек авылы мәктәбендә эшләп килүче яшь керәшен ансамбле. Анда 10–15 яшьлек 12 бала шөгыльләнә.
 
Әлеге ансамбльнең барлыкка килүенә «Конкурс родительских инициатив» этәргеч була. Русиянең «Белем» җәмгыяте тарафыннан үткәрелүче бу конкурс кысаларында «Керәшен традицияләре юллары буйлап» проекты белән әти-әниләр җиңүгә ирешә һәм 1 миллион сумлык грант ота.
 
Ансамбльнең максаты: яшь буында керәшен мәдәниятенә мәхәббәт уяту, аны саклау һәм популярлаштыру. Репертуар керәшен халык җырлары һәм биюләреннән тора. Аларны балалар, сәнгать җитәкчесе белән берлектә, авылның өлкән буын кешеләренә барып өйрәнәләр. Шундый керәшен мәдәниятен саклаучылар –Матвеева Любовь Ивановна, Ильина Венера Ивановна, зур теләк белән балаларга үзләре белгән борынгы җырларны, биюләрне өйрәтәләр, халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен сөйлиләр. Алар мәктәптә үтүче чараларның, бәйрәмнәрнең –кадерле кунагы.
 
 Керәшен мәдәниятен өйрәнү максаты белән балалар:
– Бакалы район мәдәният йортының керәшен музеена, Үмәр авылы мәдәният йорты һәм Яңа Илек авылының «Тарих чишмәсе» музеена экскурсияләргә йөриләр;
– Мәктәптә халык җырларын өйрәнү, милли ризыклар пешерү һәм кул эшләре буенча мастер-классларда катнашалар;
– Бәйрәмнәрдә һәм мәктәп чараларында чыгышлар.
 
Ансамбль яңа гына барлыкка килүенә карамастан, «Дорогами традиций кряшен» фестивалендә, («Керәшен традицияләре юллары буйлап»), «Покрау» бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясадылар. Яшь артистларыбызга уңышлар теләп калабыз!
 
Гөрләп тора Бакалы сәхнәсе
Гөрләп тора Бакалы сәхнәсе
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас