

“Нур”да яңа премьера!
Уфа «Нур» татар дәүләт театрында “Сине көтәләр” спектакле әзерләнә. Ул Мөнир Кунафин пьесасы буенча куелачак.
Пьеса реаль вакыйгаларга нигезләнгән, реаль герой-прототипларга ия. Ватанны саклау кебек авыр, ләкин игелекле эшне үз өсләренә алган гади егетләргә багышлана ул. Барлык вакыйгалар да автор-журналист тарафыннан хәрби хәрәкәтләр уздыру зонасына командировкалар вакытында язып алынган.
Спектакль вербатим жанрында булачак, реаль монологлардан һәм диалоглардан тора. Бу – сәхнә уены түгел, ә документаль театр, нон-фикшн. Чөнки сугышны уйнарга мөмкин түгел. Хикәяләрне бер җепкә төп геройларның – ир-сугышчының һәм аның белән күрешү өчен фронт сызыгына килгән хатынының мәхәббәте бәйли. Араларындагы меңнәрчә чакрымнар ир белән хатынны аермый, ә, киресенчә, бер-берсенә якынайта гына.
Сугыш барган җирлектә төп героиня безнең ир-егетләрне нинди сугышчан туганлык берләштерүен, аларның рухы нинди булуын һәм алар өчен “Туган ил”, “туган як” нинди зур төшенчәләр булуын аңлый. Һәр көн үлем белән күзгә-күз очрашканда һәр мизгел никадәр кыйммәтле булуына, көндәлек ыгы-зыгыда күрелмәгән шатлыклардан торуына төшенә. Һәм бу авыр юлны сайлаган һәркем инде герой булуына ышана.
Спектакльдәге барлык персонажлар кушаматлар белән билгеләнгән, бу безнең Башкортстан егетләре һәм бүген алар МХО зонасында. Аларның сүзләре, күзләре аша без бу вакыйгаларны төрле ракурстан күрәбез.
Спектакль вакыйгалары аша солдатлар өчен безнең ярдәмнең, хатларыбызның, посылкаларыбызның һәм хәтта иң гади балалар рәсемнәренең никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Безнең барыбызда да уртак язмыш. Без бергә, бергә булырга тиеш һәм бу иң мөһиме.
Спектакльнең режиссеры –Азат Җиһаншин, рәссамы – Полина Емельянова. Төп рольләрдә Айрат Фатыйхов, Илгизә Муллабаева, Айдар Хөснетдинов, Гөлназ Кашапова.
Көрәшчеләрнең шәхси хикәяләре артистлар Рушат Мөдәрисов, Фәнил Гайзетдинов, Эльмир Хәертдинов, Альберт Шәйхетдинов, Илшат Салаватов һәм Динар Тимершәехов тарафыннан яңгыратылачак. Әни образын Резида Фәхруллина һәм Рәсимә Гайфуллина гәүдәләндерә.
Спектакльдә татар һәм рус телләрендәге җырлар бик күп, алар төрле вакытта һәм төрле буыннарда халык мәхәббәтен яулаган мәңгелек әсәрләр. Спектакль дәвамында күрсәтелгән видеосурәтләр үзенчәлекле атмосфера тудыруга, төп идеяне ачуга хезмәт итә. Премьера көнендә фойеда һәм залда махсус хәрби операциядә катнашучы, хәрби рәссам – ЛенВО җыр һәм бию Ассамблеясенең беренче фронт бригадасы әгъзасы Юрий Сивачевның «Безнең заман геройлары» күргәзмәсе оештырылачак. Аның белән агымдагы елның августында Уфада Армия мәдәнияте көннәре кысаларында таныштык, анда ул Русия Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты тарафыннан чакырылган иде.
Хәзерге вакытта рәссам фронтта, ә аның эшләре Башкортстан Республикасының Милли музеенда, Русия Сәнгать академиясе коллекциясендә һәм илнең башка музейларында урнаштырылган.
Премьера 6 ноябрьдә театрның кече залында узачак. Рәхим итегез!
Айгөл Юльякшина.