

Чираттагы бәйге гөрләп үтте.
Җәмгыяттә туган телебезнең, гореф-гадәтләребезнең дәвамлылыгын саклау аеруча мөһим урын алып тора. Шушы максаттан Башкортстан татарлары конгрессы һәм Башкортстан республикасы "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмалары тарафыннан "Дәү әни сабаклары" проектының чираттагы чарасы узды. Халык җырлары, дәртле биюләр, гореф-гадәтләребезне искә алу, милли ризыкларыбыз, моңлы азан тавышлары – барысы да булды 19 октябрь көнне Уфа балалар филармониясендә.
Бәйгедә алты гаилә катнашты. Бакалы районының Катай авылыннан Әдилә Әхмәтова белән әнисе Раушания Фәрит кызы һәм дәү әнисе Рәсимә Фәһим кызы, Кушнаренко районының Шәрип авылыннан Ралина Гөбәйдуллина белән әнисе Зарина Филат кызы, Дүртөйле шәһәреннән Җәннәт Бимәтова һәм әнисе Альбина Әдит кызы, дәү әнисе Әнисә Мөкәррәм кызы, Уфа шәһәреннән Аида Янгирова белән әнисе Розалия Мөнир кызы, дәү әнисе Римма Мәхмүт кызы, Салават шәһәреннән Аслан Хәбибуллин белән әнисе Гүзәл Рәфил кызы, дәү әнисе Нурия Шамил кызы килгән иде. Ә Илеш районының Карабаш авылыннан берьюлы ике гаилә сәхнәдә бәйге тотты. Самир Хөрмәтуллин әнисе Лилия Фәвәдис кызы, дәү әнисе Зинфира Вәдүт кызы, ә Ислам Сәйфуллин әнисе Лилия Фәнил кызы һәм дәү әнисе Венера Шәрхимулла кызы белән осталыкларын күрсәтте. Бу көнне аларның һәрберсе җиңүче булды! Иң зур мирасыбыз – туган телебезне яклауга шуның кадәр көч, вакыт, игътибар җәлеп итүләре куаныч һәм горурлык хисләрен уята.
Шулай итеп, Әхмәтовлар, Бимәтовлар, Хөрмәтуллиннар, Тимерҗановлар, Янгировлар гаиләләре үз көчләрен бәйгенең республика этабында сынап карарга, җиңүне яулап кайтырга җыелганнар иде. "Дәү әни сабаклары" бәйгесе 5 этаптан торды: "Гаилә альбомы", "Милли ризык", "Сорауны бирер нәниләр, ни диярләр дәү әниләр", "Гаилә ансамбле", "Саклый мине, яклый мине дәү әни догалары". Һәрберсендә дә конкурсант –гаилә үз сәләтләрен төрле яктан ачарга тырышты. Сәхнәдә һич кенә дә оялып тормаган кечкенә конкурсантлар тамашачыларны шигъри юлларга салынган таныштырулар, шаяртулар, кызыклы видеоязмалар, соклангыч җыр-биюләр белән сокландырды.
Мисал өчен, Илештән Хөрмәтуллиннар сабыйның беренче тапкыр чәчен алу йоласы белән таныштырды. Дәү әтисе пәке белән яңа туган сабыйның чәчен алганда, дәү әнисе беренче чәчнең зур көчкә ия булуы турында сөйләде. Ә Самир аларга үзен кызыксындырган сорауларны яудырып кына торды.
"Туймазы мәрҗәннәре" фольклор ансамбле, Иглин районынан "Энҗе" бию ансамбле, Бәләбәй шәһәренең "Илһам" гармунчылар ансамбле, "Нур" балалар театры студиясе, "Төмәнәк" татар халык фольклор ансамбле, "Алтын ачкыч" балалар театры, Салават шәһәре "Энҗеләр" фольклор ансамбле, Флера Шарипова, Гөлназ Мөхәммәдиева үз чыгышлары белән чараны тагы да ямьләделәр, бәйрәм тантанасының бизәге булдылар.
Дәү әниләрнең бишек җырын тыңлап, өлкәннәрнең күңел җылысын тоеп, аларның тормыш сабакларын йөрәкләренә сеңдереп үскән балалар әллә каян танылып, аерылып тора. Инсафлы, нечкә күңелле, өлкәннәргә ихтирамлы, җор һәм туган телле алар. Бүген башкаланың Балалар филармониясендә узган “Дәү әни сабаклары” бәйгесе шул фикергә тагын бер матур дәлил булды. Тапкыр сүзгә, ихласлылык, дуслык, гаилә бәхете һәм мәхәббәткә бай конкурсантлар төрле номинацияләргә лаек булды. Әхмәтова Әдилә "Гаилә альбомы" белән таныштыруда барысын да уздырды, Хөрмәтуллин Сәмирнең чынлап та үзе әзерләгән "Милли ризыгы" тел йотарлык булды, Хәбибуллин Аслан барысын да сүрәләр укуы белән таң калдырып "Саклый мине, яклый мине дәү әни догалары" бәйгесендә җиңүче, Янгирова Аида мавыктыргач сорау һәм җаваплары белән "Сорауны бирер нәниләр, ни диярләр дәү әниләр" номинациясен яулаучы – дип билгеләде жюри әгъзалары.
Бар этапта да яхшы әзерлекләрен күрсәтеп, гаҗәпләндергән, сокландырган Җәннәт Бимәтова һәм Ислам Сәйфуллин Гран-при иясе булдылар.
Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина билгеләвенчә, әлеге чара милләтне, буыннарны, гаиләләрне берләштерә.
“Балалар бик нык әзерләнделәр. Иң элек үз авылларында чыгыш ясадылар, иң-иңнәр сайлап алынды. Бүген инде алар зур сәхнәдә, уңышлар телик үзләренә!” – диде Люция Ябир кызы.
«Дәү әни сабаклары» – безнең өчен зур рухи байлык. Ул татар милли традицияләрен саклау белән беррәттән, яшьләрнең тәрбиясенә дә мөһим өлеш кертә. Мондый чаралар нәсел җепләрен, буыннар бәйләнешен ныгытуда, киләчәк буынга туган телебезне, рухи байлыкны, мәдәни кыйммәтләр тапшыруда зур роль уйный. Бу бәйгедә һәр катнашучы лаеклы җиңүче!
Азалия Исмәгыйлева.
УФТУ студенты.
Фото: Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.