Мәдәни мохит
27 Октября 2025, 13:27

«Пушкин картасы» ишекләр ача

«Пушкин картасы» федераль программасы гамәлдә булган чорда Башкортстанның мәдәни учреждениеләре 1,8 млрд сум җәлеп иткән, ә килүчеләр саны 4,7 млн кеше тәшкил иткән.

«Пушкин картасы» ишекләр ача«Пушкин картасы» ишекләр ача
«Пушкин картасы» ишекләр ача

«Пушкин картасы» федераль программасы гамәлдә булган чорда Башкортстанның мәдәни учреждениеләре 1,8 млрд сум җәлеп иткән, ә килүчеләр саны 4,7 млн кеше тәшкил иткән. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте.

«Пушкин картасы» программасы 2021 елда Россия Президенты инициативасы белән старт алды. Ул тулысынча дәүләт тарафыннан финанслана һәм 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләрне мәдәни чараларга йөрергә стимуллаштыруга юнәлдерелгән.

- Ел саен картага 5 мең сум өстәлә, шуның 2 меңен кинога билетларга тотарга була. Калган акчаны мәдәният сарайларына һәм клубларга, театрларга, музейларга, концерт оешмаларына баруга тотарга мөмкин. Баланс ел саен 1 гыйнварда яңартыла, - диде Әминә Шәфыйкова.

Файдаланылмаган акчалар киләсе елга күчерелми һәм янып бетә, аларны акчага әйләндереп яки проектта каралмаган башка максатларга файдаланып булмый. Башкортстанда «Пушкин картасы» белән 389 оешма эшли, ә аны 339 мең яшь кеше тота. Иң популяр юнәлешләр - спектакльләр, концертлар һәм мәдәни ял итү чаралары.

– 2025 елның 1 гыйнварыннан программа «Гаилә» милли проектына керде, бу аның әһәмиятен һәм өстенлеген раслый, – диде республиканың мәдәният министры. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2026 елда «Пушкин картасын» куллану өчен аны ВТБ банкында 2025 елның 28 декабренә кадәр чыгаруга гариза бирергә кирәк.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, Башкортстан яшьләре аның өстенлекләреннән файдалануын һәм мәдәни чараларга ташламалы нигездә йөрүен дәвам итсен өчен халыкка картаны яңадан чыгару турында мәгълүмат бирүгә җитди карарга кирәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас