Мәдәни мохит
24 октябрь 2025, 03:00

Бакалы керәшеннәре булдыра: Карендәшләр җыелган чакта

Башкортстан керәшеннәренең милли-мәдәни үзәге 1998 елның 30 гыйнварында оештырыла. Үзәкнең беренче Уставы 1998 елның 3 мартында Башкортостан Республикасы Юстиция министрлыгында кабул ителә һәм теркәлә. Милли-мәдәни үзәкнең үз флагы һәм гимны бар.

Бакалы керәшеннәре булдыра: Карендәшләр җыелган чактаБакалы керәшеннәре булдыра: Карендәшләр җыелган чакта
Бакалы керәшеннәре булдыра: Карендәшләр җыелган чакта

Үзәкнең төзелүе – халыкның милли үзаңы үсүенә җавап булды. 1999 елның маеннан Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстанның керәшен милли-мәдәни үзәкләренең Төбәкара Берлеге составына керә.

Үзәкнең беренче җитәкчесе — Евгений Артемьев, ә 2006 елдан алып бүгенге көнгә кадәр җитәкче вазифасын Геннадий Павлович Марков башкара.

Башкортстан керәшеннәренең төпләнеп яшәү урыны — Бакалы районы. Шуңа күрә милли үзәк тә Бакалы районының, Бакалы авылында урнаша.

Керәшен милли-мәдәни үзәгенең эшчәнлеге үзәк Советында кабул ителә торган чаралар планы нигезендә гамәлгә ашырыла. Үзәкнең төп эшчәнлеге — керәшеннәрнең мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, телен һәм сәнгатен саклау һәм үстерү.

Бакалы авылында тарихи-мәдәни үзәк ачу һәм район керәшен музеен булдыру өчен материаллар, экспонатлар җыю оештырыла, чараларда катнашу өчен укучылар, яшьләр өлкән буын вәкилләре җәлеп ителә. Шулай итеп, буыннар арасында дәвамлылык саклана.

Үзәк Мәдәният министрлыгы, мәгариф учреждениеләре, Халыклар дуслыгы йорты, Башкортстан Республика халык иҗаты үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Ел саен районда фольклор бәйрәмнәре, үзешчән иҗат фестивальләре үткәрелә, ике елга бер мәртәбә республика һәм төбәкара бәйрәмнәр оештырыла.

Районның керәшеннәр тупланып яши торган торак пунктларында авыл милли-мәдәни үзәкләре эшли, аларда фольклор коллективлары булдырылган һәм уңышлы эшләп, иҗат итеп килә. Авыл мәдәният йортларында, мәктәп музейларында керәшен мәдәниятепочмаклары, альбомнар бизәлгән, материаллар, экспонатлар җыела.

Бүген керәшеннәр башка халыклар белән янәшә, мул тормышта яшиләр, балалар тәрбиялиләр, җир сөрәләр һәм иң мөһиме — үзләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклыйлар.

Чыганак: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсе.

Бакалы керәшеннәре булдыра: Карендәшләр җыелган чакта
Бакалы керәшеннәре булдыра: Карендәшләр җыелган чакта
Бакалы керәшеннәре булдыра: Карендәшләр җыелган чакта
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас