Мәдәни мохит
22 октябрь 2025, 09:19

Бакалы даны - еракларга таралыр тагы

Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк Бакалы керәшеннәре декадасын үткәрә, дип хәбәр иткән идек инде. Хәзер менә әлеге үзәк социаль челтәрләрдә бу төбәк керәшеннәре яшәеше һәм мәдәнияте белән якыннанрак таныштыра.

Бакалы даны - еракларга таралыр тагыБакалы даны - еракларга таралыр тагы
Бакалы даны - еракларга таралыр тагы

Көзнең уртасы — октябрь ае безне табигате һәм тарихы белән дан тоткан Башкортстанның гүзәл төбәге — Бакалы районы белән таныштыра.

Бу айның хуҗалары – #БАКАЛЫКЕРӘШЕННӘРЕ булыр!

Бакалы районы — Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә, Ык һәм Сөн елгалары буенда урнашкан. Әлеге район Башкортстанның Илеш, Чакмагыш, Шаран районнары , ә көнбатышта - Татарстанның Азнакай, Мөслим һәм Актаныш районнары белән чиктәш.

Районда 96 торак пунктта 25 меңнән артык кеше — руслар, татарлар, башкортлар, керәшеннәр, мари, чуваш, мордва һәм башка милләт вәкилләре тату һәм дус яши.

Бакалы районының үзенчәлеге — керәшеннәрнең бердәм һәм компакт рәвештә яшәве. Алар 11 зур һәм 10 кечкенә авылда төпләнеп яши.

"Керәшеннәр Башкортстанга элекке Казан ханлыгы территториясеннән күчереп утыртылганнар. Алар XVIII гасырның 30 нчы елларында Минзәлә крепостенда һәм Ык буендагы башка хәрби ныгытмаларда казак хезмәтендә булганнар. XVIII гасыр азакларында Нагайбак крепостенда, Бакалыда һәм тагын 12 авылда яшәгәннәр" дигән фикер бар.

Бүгенге көндә районда керәшен җыруларын, биюләрен, гореф-гадәтләрен саклауны бурыч итеп куйган 13 фольклор коллективлар актив эшчәнлек алып бара.

Районда бүген 5 чиркәү һәм республикада киң танылган Бугабаш Изге Ана-Одигитрия хатын-кызлар монастыре эшләп килә.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Бакалы районы да илебезгә шактый горурланып сөйләрлек карендәшләр һәм талантлы шәхесләр биргән төбәк:

Я.Д.Костин – Дан орденының тулы кавалеры
Е.Ф.Кириллова – Социалистик Хезмәт Герое
М.П. Петров – Советлар Союзы Герое
Н.В. Асанбаев – Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле прозаик, шагыйрь, драматург
С.В. Ульмасова – совет җиңел атлеты, ике тапкыр Европа чемпионы, СССРның
атказанган спорт мастеры
В.Г. Зарубин – туган якны өйрәнүче, нәсел агачлары төзүче.
Г.П.Марков – Башкортстан Республика керәшеннәренең милли-мәдәни үзәге җитәкчесе.
М.И.Карпова –Татарстанның атказанган артисты, җырчы һәм башкалар.

Алдагы көннәрдә без сезне Бакалы төбәгендә яшәүче керәшен авыллары, фольклор коллективлары, күренекле шәхесләре һәм традицияләре белән таныштырып барачакбыз. Бергә булыйк, карендәшләр, дип язалар Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә.

Бакалы даны - еракларга таралыр тагы
Бакалы даны - еракларга таралыр тагы
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас