Мәдәни мохит
21 октябрь 2025, 06:27

Казанда Бакалы керәшеннәре декадасы үткәрелә

Ут күрше Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә Бакалы районы керәшеннәре декадасы уздырыла. 

Казанда Бакалы керәшеннәре декадасы үткәреләКазанда Бакалы керәшеннәре декадасы үткәрелә
Казанда Бакалы керәшеннәре декадасы үткәрелә

Бакалы районы керәшеннәре - электән үк үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен барлап һәм популярлаштырып яши. Елның-елнында якташларыбыз Питрауларда чыгыш ясый, төрле мәдәни чараларда үзләрен лаеклы рәвештә күрсәтә. Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хәбәр итүенчә, 10 көн дәвамында, Бакалы керәшеннәре декадасы кысаларында , безнең як керәшеннәре белән якыннан таныштырып барачаклар. Бакалы якларыннан чыккан фольклор ансамбльләр, иҗат коллективлары турында сөйләячәкләр, билгеле шәхесләр, үз төбәгебезнең горурлыгы булган кешеләр белән таныштырырга уйлыйлар. Шулай ук Бакалы керәшеннәренең тарихына һәм бай мәдәни мирасына кагылып үтәргә ниятләгәннәр, кызыклы фактлар һәм истәлекләр белән уртаклашалар.

 Ә 31 октябрь көнне, 18.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында иң күңелле мизгел — Бакалы керәшеннәре катнашындагы зур бәйрәм концерты көтелә. Җыр-биюләр, моң һәм гореф-гадәтләр — барысы да бер сәхнәдә булачак, диелә хәбәрдә. 

Шулай ук шушы көннәрдә Казандагы җырчы Җәкәү жортында Бакалы керәшеннәре музейга күпсанлы экспонатлар китергән һәм фотозона урнаштырып куйган.

Декада кысаларында бу матурлык музейны бизәп торачак, диләр оештыручылар.

Фото: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк.

Казанда Бакалы керәшеннәре декадасы үткәрелә
Казанда Бакалы керәшеннәре декадасы үткәрелә
Казанда Бакалы керәшеннәре декадасы үткәрелә
Казанда Бакалы керәшеннәре декадасы үткәрелә
Казанда Бакалы керәшеннәре декадасы үткәрелә
Казанда Бакалы керәшеннәре декадасы үткәрелә
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас