

Китап әзер! Бүген хәбәр килде.
Куанычның юктыр һич чиге.
Яшь түгелмен.Ташкан хисләремне
Яшерергә буладыр инде...
Юк шул.Яңа китап чыгу бит ул--
Бала туугадыр бәрәбәр.
Сөендерде, гүя, канат куйды,
Бәйдән ычкындырды бу хәбәр.
Кемдер өчен , бәлки, китап бары--
Язылганны бергә туплаучы.
Дулкынланам: якты хисләремне
Булыр микән төптән аңлаучы?
Һәр шигырьгә салдым күңел нурын,
Уй-хисләрем уеп язылган.
Шатлык-кайгыларым сүзләремә,
Сәйлән белән каеп, тагылган.
Мин бәхетле , әгәр бик күпләрнең
Тетрәндерә алсам күңелен.
Йөрәктәген йөрәкләргә илтү--
Беләм бер дә җиңел түгелен.
Яңа китап чыкты! Күк кабагы
Ачылгандай кебек тоела!
Сабый бала кебек кулга алдым:
Аннан илаһи нур коела!
Рәсимә Ильясова