Мәдәни мохит
9 октябрь 2025, 10:30

Чакмагышка мәдхия

Чакмагышым, исемеңне Күңелемнән кабатлыйм.

Чакмагышка мәдхияЧакмагышка мәдхия
Чакмагышка мәдхия

Чакмагышым, исемеңне

Күңелемнән кабатлыйм.

Назлы, җылы сүзләр аша

Бәйрәмең белән котлыйм!

 

Сайрыйм әле, данлыйм әле,

Кече Ватаным булгач.

Ватансыз кешегә авыр –

Бакчасыз бер сандугач.

 

Бәхетебез җиребездә

Һәм түккән тиребездә.

Тырышлык – бәхет баскычы

Һәм дә уңыш ачкычы.

 

Игенчеләр, терлекчеләр

Районымны данлады.

Тук башакларга сокланып,

Шагыйрьләр дан җырлады.

 

Батырлар да бик күп бездә,

Галимнәр дә җитәрлек.

Мәңгелеккә күчкәннәргә

Изге дога җибәрик.

 

Туган җирдәй җир булмаса,

Туган илдәй ил булмас.

Чакмагышым, син булмасаң,

Яшәүнең яме булмас.

 

Басуларда хезмәт җыры

Гөрләсен дә гөрләсен.

Туган халкым беркайчан да

Сугыш утын күрмәсен!

   Фото: libmap.bashnl.ru

 

Руниза Даутова

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас