Мәдәни мохит
1 октябрь 2025, 06:25

Өлкәннәр без!

Бәйрәмгә багышлап туган шигырь.

Өлкәннәр без!Өлкәннәр без!
Өлкәннәр без!

Бәйрәмгә багышлап туган шигырь.

 

Өлкәннәр без, акыл белән

Аңлы эш итүчеләр.

Картлыкны да сабыр гына

Килер дип көтүчеләр.

 

 Өлкәннәр без, яшьлек чорын

Еш искә алучылар.

Ә күңелдә бөтенләйгә

Шул чорда калучылар.

 

Өлкәннәр без, балаларга

Гел үгет бирүчеләр.

Оныкларны баладан да

Якын дип күрүчеләр.

 

Өлкәннәр без, дус-туганның

Кадерен белүчеләр,

Кайгыны да, шатлыкны да,

Бергәләп бүлүчеләр.

 

Өлкәннәр без, өлкәнлекнең

Яшик кадерен белеп.

Картайгач, җанны үкенеч

Тора күрмәсен телеп.

 

Бәйрәм итик әле, әйдә,

Өлкәннәр көне бүген.

Теләгем шул, сау-сәламәт,

Тарта алыйк дөнья йөген.

Рәмзия Шәрәфетдинова. Италия.

Өлкәннәр без!
Өлкәннәр без!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас