Мәдәни мохит
1 октябрь 2025, 07:48

Көзләрне дә нурлый “Зөбәрҗәт"ләр!

“Иң яхшы фольклор коллективы” исеме аларда!

Көзләрне дә нурлый “Зөбәрҗәт"ләр!Көзләрне дә нурлый “Зөбәрҗәт"ләр!
Көзләрне дә нурлый “Зөбәрҗәт"ләр!

“Иң яхшы фольклор коллективы” исеме аларда!

 

Кичә, Уфада Конгресс-Холл да “Мин тормышны яратам” республика конкурсының йомгаклау концертында Мәчетле районының безгә киң билгеле “Зөбәрҗәт” халык фольклор төркеме ифрат уңышлы чыгыш ясады. Бөтен зур залны гөрләткән бу ялкынлы йөрәкле апа-абыйлар чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.

“Зөбәрҗәт”ләр  “Иң яхшы фольклор коллектив чыгышы”  номинациясендә 1нче урынга лаек булды. Сәләтле, матур, илһамлы, кайнар йөрәкле Мәчетлеләр кубок, 1нче дәрәҗә диплом һәм сертификат белән буләкләнде. Әлбәттә, бу олы яшьтәге ветераннарыбызның тырышлыгы, активлыгы, сүнмәс иҗат ялкыны китергән нәтиҗәләр.

Уфаны гөрләткән чыгышлары барлык тамашачыларга “Өлкәннәр көне” уңаеннан чиксез зур бүләк булды.

Көмешкә чорналып, гомер көзләренә таба атлаганда шундый илһам, иҗат ялкыны белән үзләрен күтәреп, башкаларга тормышка сөю, җан җылысы, яшәү дәрте биргән, бүләк ясаган талант ияләренә чиксез зур рәхмәтләр яусын. Дөньялар имин булсын, тормышта дәртле җырлар гына яңгырап торсын!

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас