Мәдәни мохит
1 Октября 2025, 06:46

“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”

Фестиваль күңелле узды.  

“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”
“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”

Фестиваль күңелле узды.

 

Безнең Уфа шәһәрендәге 65 санлы татар гимназиясендә “Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә” йомгаклау этно-фестивале фәһемле һәм кызыклы узды. Анда мәртәбәле кунаклар – Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм шагыйрь, Башкортстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татартсанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагул катнашты.

Этно-фестиваль программасында осталык сәгатьләре дә куелган иде. Ул чаралар балалар күңеленә бик хуш килде. Бергәләп җыелып такыя үрделәр, чигү чиктеләр. Ә инде милли бизәкләр төшереп ясалган этнофутболкалар һәркайсын сөендерде.

 Балалар утырма кызлары, егетләре кебек сабырлык күрсәтсә дә, бию аларны беркайчан да битараф калдырмый. Бу көнне кызлар да, малайлар да, кемнәрдер беренчгә, биюгә басты, татарча бию хәрәкәтләрен өйрәнделәр.

Берләштергән бу чаралар самими күңелләргә матур шытымнар салды. Бу көннәрдә узган чаралар киләчәктә милли үзаңны үстерүдә, туган телгә сөю арттыруда ярдәм итәр, дип ышанасы килә.

“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”
“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”
“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”
“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”
“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”
“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”
“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”
“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”
“Халык традицияләреннән гаилә кыйммәтләренә”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас