Мәдәни мохит
30 сентябрь 2025, 09:19

"Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый"...

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театры үзенең 34-нче иҗат мизгелен ача. Ул тамашачылар игътибарына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең "Җәяүле Мәхмүт" пьесасы буенча куелган яңа спектаклен тәкъдим итә.

"Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый"..."Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый"...
"Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый"...

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театры үзенең 34-нче иҗат мизгелен ача. Ул тамашачылар игътибарына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең "Җәяүле Мәхмүт" пьесасы буенча куелган яңа спектаклен тәкъдим итә.

Әлеге пьеса 1981 елда язылган һәм авторның башка сәхнә әсәрләреннән аермалы буларак, еш куелмаган. Шуңа күрә бүгенге тамашачыга классикның хаксыз рәвештә онытылган пьесасы белән кабаттан танышу кызык булыр. Спектакльнеңрежиссеры- Илсур Казакбаев. Аның белән бергә премьераны сәхнәгә чыгару өстендә рәссам Геннадий Скоморохов, яктылык буенча рәссам Сергей Скорнецкий, композитор Магуля Мезинова, хореограф Ольга Даукаева, видеограф Эльвина Тангатарова эшләгән. Төп рольләрдә Башкортстанның атказанган артистлары Айнур Баянов, Чулпан Раянова, Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Финә Вәлиева. Шулай ук премьера спектакленә кулларына диплом алып, труппага быел гына килеп кушылган яшь артистлар да җәлеп ителгән.

Илсур Казакбаев Мостай Кәрим иҗатын тирән өйрәнгән режиссерларның берсе. “Җәяүле Мәхмүт” әсәре исә аның игътибарын мәхәббәт хакындагы көчле тарих буларак җәлеп иткән.

-Безнең тормышыбызны алга этәрүче төп хис ул. Аны кеше көтә, эзли, әмма шул ук вакытта аның белән даими конфликтта тора. Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый, аны әле бәхетле, әле бәхетсез итә. Әмма ничек кенә булмасын, мәхәббәтсез тормышның кызыгы юк. Дөнья классикасының иң танылган әсәрләре мәхәббәткә багышланган. Безнең спектакльдә дә язмыш геройларны шундый зур хис белән сыный. Бу ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр тарихы, - ди режиссер.

Чыннан да мәңгелек тема залда утырган бер кешене дә битараф калдырмый. Әсәрдә күтәрелгән проблеманы яшьләр - бер төрле, өлкәнрәк буын -икенче төрле, ир-атлар - бер күзлектән, ә хатын-кызлар бөтенләй икенче күзлектән күрә. Спектакльнең беренче өлеше шактый сузылган кебек булса, икенче өлеш тамашачыны “бөтереп алып кереп китә”.

Яңа сәхнә әсәре заманча алымнарга да шактый бай. Хәер, бүгенге заман театр сәнгате, мода сәнгате кебек үк, зур үзгәрешләр кичерә. Сәхнәдә зур экран аша кино өзекләре күрсәтү, хисләрне сүзләр һәм мимика аша түгел, ә күбрәк бию һәм хәрәкәтләр аша тасвирлау хас күренеш аңа. Бүген хәтта спектакльне кайсы режиссер куйганын танырга була. Һәм “Җәяүле Мәхмүт”тә дә Илсур Казакбаевның “почергы” сизелеп тора. Бу начар да, яхшы да түгел. Бары тик заманыбызның бер күренеше. Кайчандыр тамашачылар Фидан Гафаровны, Олег Хановны, Илсөяр Газетдинованы күрәбез дип театрга ашкынган. Аларны сәхнәгә чыгарган режиссерның исемен дә белмәгәннәрдер. Ә хәзер режиссерга йөрер заман җитеп килә...

Хәер, хикмәт анда түгел. Иң мөһиме, халык театрларга йөрсен. Ваемсызлык, битарафлык кебек заман “чума”сыннан яктылыкка әйдәүче театр гына коткара аладыр. Күңелләрнең иң нечкә кылларына чиртеп, йоклаган хисләрне уятучы театр дөньясына рәхим итегез, дуслар! “Нур” ишекләрен ача!

Алина Сабитова фотолары.

"Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый"...
"Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый"...
"Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый"...
"Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый"...
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас