

«Юлдаш» радиосы юбилеен башкаланың иң зур мәйданчыгында халыкара фестиваль белән билгеләп үтте. "Уфа-Арена"да куелган сәхнәдә Башкортстан, Татарстан, Мәскәү, Казахстан, Кытайдан популяр башкаручылар чыгыш ясады.
Элвин Грей, Илсөя Бәдретдинова, "Бишбармак" оркестры, Зәйнетдин, Ринат Рамазанов, Акимхан Маженов, Акбота Коснадин, Нәзифә Кадыйрова һәм Гали Алтынбаев, Айдар Галимов, Азат Җиһаншин, Идрис Газиев, Рөстәм Гыйззәтуллин, Bebi TI, Азамат Тимеров, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Фәрваз Урманшин, Резеда Әминева, Гөлназ Әсәева, Вилли, Рәсүл Карабулатов, Зинирә һәм Ризат Рамазановлар, Идел Нургалин, Эдуард Хөснетдинов, Сәгыйдулла Байегет, Гөлсем Бикбулатова, Рамазан Биккинин, Илнур Рамазанов,Заһир Исәнчурин, Искәндәр Сөләйманов, "Тамыр" балалар телестудиясенең вокаль ансамбле үзенең матур чыгышлары белән бәйрәм рухы тудырды. Зур чараны һәрвакыттагыча шат, күңелле итеп "Теге өсәү" проектыннан өч тәҗрибәле егет алып барды.
"Безнең көндәлек хезмәтебез, тәүлек буе эфир, тапшырулар һәм җырлар, мәхәббәт - барысы да алар өчен. Без бу көнне җырчыларыбызның йолдызлы составы белән генә түгел, ә күңел атмосферасы, яраткан җырлары, бүләкләре, көтелмәгән очрашулары белән дә истә калдырырга тырыштык, - диләр оештыручылар.