Мәдәни мохит
24 сентябрь 2025, 16:25

Чакмагышлыларның яраткан китабы нинди?

Рәҗәп авылы китапханәсе хезмәткрләре авыл халкы арасында “Чакмагышлыларның яраткан китабы” дип исемләнгән урам акциясе үткәрде.

Чакмагышлыларның яраткан китабы нинди?Чакмагышлыларның яраткан китабы нинди?
Чакмагышлыларның яраткан китабы нинди?

Рәҗәп авылы китапханәсе хезмәткрләре авыл халкы арасында “Чакмагышлыларның яраткан китабы” дип исемләнгән урам акциясе үткәрде.

 

Безнең Чакмагыш төбәге тарихта сизелерлек эз калдырган атаклы кешеләре белән дан тота. Алар турында бик күп китаплар язылган. Шундый якташларыбызның берсе – Рөстәм Нәбиев. “Бөртекләп җыелган гомер” китабы Омск шәһәрендә казарма җимерелү, анда күп яшь солдатларларның һәлак булуы, Рөстәмнең исән калу вакыйгалары эзләре буенча язылган.

Яшь егеткә хыялларының барысы да юкка чыккан кебек тоелса да, Рөстәм киләчәктә тулы канлы тормыш белән яшәргә көч тапты. Ул һәммәбез өчен дә сынмас рух һәм ныклык үрнәге булып тора. Бу авыр вакыйгалар турындагы китап беркемне дә битараф калдыра алмый.

Акция барышында күп кенә респондентлар бу шәхес турындагы повестьның укучыларга тәкъдим ителгән популяр әсәрләр арасында урын алырга лаеклы булуын билгеләделәр.

 

 

Илсөяр Гайсина.

 

Чакмагышлыларның яраткан китабы нинди?
Чакмагышлыларның яраткан китабы нинди?
Чакмагышлыларның яраткан китабы нинди?
Читайте нас