Мәдәни мохит
24 сентябрь 2025, 16:36

«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте

Җылы һәм дустанә мохиттә очраштык.  

«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте

Җылы һәм дустанә мохиттә очраштык.

 

 

Узган атнада районыбызның 95 еллыгын һәм Чакмагыш авылының 350 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә Иске Калмаш модельле китапханәсендә талантлы якташыбыз, журналист Рәзифә Сәхапова иҗатын һәм аның әдәбиятка керткән өлешен билгеләп үтү өчен төрле яшьләрдәге укучылар җыелды.

Биредә Рәзифә Гали кызының «Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте. Чара авторның иҗатын сөючеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Ул авторның иҗатына һәм тормышына, аның әдәбиятка һәм мәдәнияткә керткән өлешенә багышланган иҗади очрашу булды.

Чарада катнашучылар Р. Сәхапованың әсәрләре белән таныштылар, аның тәрҗемәи хәленнән кызыклы фактлар белделәр, шулай ук аның иҗатында күтәрелгән темалар һәм идеяләр турында фикер алыштылар.

Очрашу җылы һәм дустанә мохиттә узды. Балалар һәм өлкәннәрнең программада мавыгып катнашуларын, тәэссоратлары белән уртаклашуларын һәм авторның иҗатының яңа якларын ачуларын күрү күңелле булды.

 “Барлык катнашучыларга да матур кичә өчен рәхмәт белдерәбез. Рәзифә Сәхаповага талантын һәм илһамлы иҗатын туган ягына багышлаганы, аны мәңгеләштерүгә салган көче, тырышлыгы, кече ватаныбызыга карата тугрылыгы зур тырышлык белән иҗат итүе өчен олы рәхмәт җиткерәбез. «Чакмагыш икмәге» китабының истәлекле кичәсе Иске Калмаш мәдәният йорты һәм Иске Калмаш авыл советы хезмәткәрләре белән тыгыз хезмәттәшлектә оештырылды, моның өчен аларга аерым рәхмәт”, – диде чараны оештыручылар.

Илсөяр Гайсина.

 

 

«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
«Чакмагыш икмәге» китабы бенефисы үтте
Читайте нас