

Борын-борыннан милли киемдә халык иҗатының бөтен осталыгы һәм шул халыкның камиллеккә чиксез омтылышы гәүдәләнгән. Татар киеме аша да кешенең социаль хәлен белергә, яшен, эстетик зәвыгын, шәхси сыйфатларын, хәтта ки холкын чамаларга мөмкин булган. Әлбәттә, хәзерге “оверсайз” заманында болар барысы да ниндидер могҗиза кебек кабул ителә. Һәм мондый могҗиза белән очрашу урыны бүген икәү генә - берсе музей, икенчесе милли театр (классик әсәргә эләксәң). Менә шушы яссылыкта “Таtар Dress” проекты “вакыт машинасы” ролен уйный төсле.
«Үткәнгә сокланып, киләчәккә ышаныч белән» девизы астында уза торган бу проект милли үзенчәлекләрне саклауга һәм популярлаштыруга, күпмилләтле республикабызда татар үзенчәлеге булган кием элементларын гадәти тормышта куллану гадәтен кертүгә юнәлдерелә. Проектның авторы - Гөлшат Сафина, фотографы - Таңсылу Галимова.
Быелгы, сан буенча өченче проектта Башкортстанның танылган шәхесләре - театр артисты, телевидение алып баручысы Айгөл Габдуллина, җырчы-музыкантлар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, республика халкын хәләл кейтеринг белән таныштыручы бизнесвумен Айгөл Усманова, үзенчәлекле блогер Эльвира Хан һәм коуч Булат Миндияров катнашкан. Тормышка карашлары, эшчәнлек юнәлеше төрлесенеке төрле булса да, аларның барысын да бер әйбер - үз милләтенә, аның мәдәниятенә хөрмәт берләштергән. Әлеге проект аларны туганлаштырган дип әйтергә дә мөмкиндер. Чөнки бу алтауның елмаеп бергәләшеп атлаган фотосурәте тарихта калачак.
Беренче ике проектта образлар татар киемнәре буенча белгеч, халкыбызның борынгы костюмнарын тергезүче, рестоврацияләүче Илдар Гатауллин тарафыннан тәкъдим ителде. Анда XIX гасыр ахыры, XX гасыр башы бай татар хатын-кызлары образлары өстенлек иткән.
Бу юлы оештыручылар проектның форматын бераз үзгәртергә карар кылган.
-Музейларда гына сакланган, иң-иң чын татар образларын күтәреп чыгу түгел, ә бүгенге көндә төрле чарага киеп барырдай образларны күрсәтү иде максатыбыз. Шул ук Сөембикә образын гына карагыз: ул абая, чапан һәм батырып кия торган калфактан тора. Шул ук ак һәм кара төсләрдән тегелгән “бәби итәкле” күлмәкләр дә кайда да килешле. Бизәнү әйберләре белән дә шул ук хәл. Борынгы бизәнгечләрне исәпкә алып, бүгенге көндә эшләнгәннәрен кулланып үткәрдек фотосессияне , -ди Гөлшат Нәүфәл кызы.
Образларны фотограф Таңсылу Галимованың 2021 елдан бирле алып барган “Төрки йөзләр” проектыннан бергәләп сайлаганнар.
-Мин аның проектын сокланып күзәтеп бардым. Ул татар киемнәрен генә түгел, бөтен төрки халыкларыныкын да күрсәтә. Без исә үзебезгә туры килгәннәрен сайлап алдык.
Егетләр өчен образлар да күп булмаса да, бар. Алары Уфа “Нур” татар дәүләт театрыннан тәкъдим ителде, - диде ул оештыру мизгелләре белән уртаклашып.
“Tatar Dress-III” тәкъдир итү чарасы Уфаның “Башкирия” лайфстайл үзәгендә үтте. Фотокүргәзмә дә нәкъ шушы сәүдә үзәгендә урнашкан иде.
Кунаклар фотокүргәзмә геройлары белән таныштылар, тәмле үлән чәйләре эчтеләр, милли фотозонада фотога төштеләр, татар җырларын тыңладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Әлеге чара турында хәбәрдәр булмаган, сәүдә үзәгенә очраклы рәвештә килгән сатып алучылар да кызыксынып керделәр һәм ахыргача тордылар. Кыскасы, вакыйга беркемне дә битараф калдырмады.
Ә инде чыгышларга килгәндә, беренчеләрдән булып барлык кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин сәламләде. Аннан соң проектның идея авторы Гөлшат Сафина хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары «Галиябану» спектаклендәге киемнәр белән махсус кием күрсәтү оештырдылар. Айдар һәм Алмаз Юнысовларның, Дамира Сәетованың моңлы һәм дәртле җырлары күңелләрне күтәрде.
Моңардан тыш, милли бизәнү әйберләре күргәзмәсе һәм сатуы оештырылган иде. Кунаклар "Зәйнәб" шифалы чәйләрен эчте, Айгөл Усманованың кейтеринг сыйлары белән сыйланды.
Юк, күңел ачып кына калмадылар кичәгә җыелучылар, ә башларын эшләтеп, милли киемгә кагылышлы шактый катлаулы сорауларга җавап биреп, бүләкләр дә оттылар. Иң күңеллесе сабыйлар “Әлифба”лы булып кайтып китте. Ә чарада чыннан да балалар шактый күп иде. Хәтта теле ачылмаган сабыйлар да бар иде. Әниләре аларга калфаклар, түбәтәйләр кидереп алып килгәннәр. Яшьләр дә, 80нең өстенә чыккан әбиләр дә милли элементлар белән киемнәрен бизәп, татарча итеп киенеп килгән иде. Һәм аларның барысына да чарада кызык һәм күңелле иде. Кичә тәмамланганда барысы бергә басып татар халкының рәсми булмаган гимны - "Туган тел" җырын башкаруы үзе үк буыннар бәйләнешенең чагылышы булып тора иде төсле. Һәм бу очракта әлеге бәйләнеш нәкъ милли кием аша булды.
-Максатыбыз, беренчедән, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерердәй чара оештыру, килгән һәр кешенең күңеленә зәвык, затлылык һәм, әлбәттә, мәгърифәт чаткылары салу булса, икенчедән, аларның “Мин дә шулай булдыра алам”,“мин дә шулай киенеп йөрергә телим”, “мин дә татарча сөйләшә беләм” дигән уйлар белән кайтып китәрлек итү иде.
Һәм без максатыбызга ирештек. Өлкән яшьтәгеләр кичә барышында кочаклый-кочаклый рәхмәтләрен яудырса, яшьләр икенче көнне дә хис-кичерешләре белән уртаклашып статусларга яздылар, шалтыраттылар. Бу әлеге проектның җиренә җиткерелүен, максатларына туры килүен аңлатадыр, минемчә, -ди Гөлшат Сафина.
Кичә үтте, әмма күргәзмә калды. Ул ел ыхырына кадәр эшләячәк. Фотосурәтләрне күреп калырга теләсәгез, “Башкирия” лайфстайл үзәгенә ашыгыгыз! Ул Яшьләр бульвары ягыннан 1 һәм 2 катлар арасындагы баскыч мәйданчыгында урнашкан. Ә инде Уфадан читтә булучылар социаль челтәрләрдә “татар дресс” хештегы белән җыйсалар, төрле еллардагы фотолар белән таныша алачак.
Фото: Эдуард Зарипов.