Мәдәни мохит
21 сентябрь 2025, 06:10

Иске Камышлы китапханәсендә: «Ак күгәрчен - тынычлык символы» чарасы

21 сентябрь — Халыкара дәрәҗәдә тынычлык көне билгеләп үтелә.

Иске Камышлы китапханәсендә: «Ак күгәрчен - тынычлык символы» чарасыИске Камышлы китапханәсендә: «Ак күгәрчен - тынычлык символы» чарасы
Иске Камышлы китапханәсендә: «Ак күгәрчен - тынычлык символы» чарасы

20 сентябрь көнне Кушнаренко районында урнашкан Иске Камышлы авылының модельле китапханәсенең яшь укучылары өчен «Ак күгәрчен - тынычлык символы» дип аталган мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче Ләйсән Ильяс кызы Нуриәхмәтова балаларга бу бәйрәмнең тарихы, Тынычлык чаңы, тынычлык символы-томшыгына ботак алган ак күгәрчен турында сөйләде.  алып килгән. Борынгы заманнардан ук ак күгәрчен җирдәге тынычлыкны символлаштыра. Балалар, Ләйсән апалары бәян иткәнне игътибар белән тыңладылар, аннары үзләре дә тынычлык турында сөйләшүгә кушылып җибәрделәр. Тынычлык хакында сөйләгәндә, балалар үз позицияләрен төгәл әйттеләр: тынычлык — ул дуслык, ышаныч һәм иҗат.

Шулай ук яшь китапсөярлар яңа китаплар һәм басмалар белән таныштылар.

Иске Камышлы китапханәсендә: «Ак күгәрчен - тынычлык символы» чарасы
Иске Камышлы китапханәсендә: «Ак күгәрчен - тынычлык символы» чарасы
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас