Мәдәни мохит
17 сентябрь 2025, 13:39

“Tatar Dress-III”

Кичә Уфаның “Башкирия” лайфстайл үзәгендә “Tatar Dress-III” фотокүргәзмәсен тәкъдир итү чарасы булды.

“Tatar Dress-III”“Tatar Dress-III”
“Tatar Dress-III”

Кичә Уфаның “Башкирия” лайфстайл үзәгендә “Tatar Dress-III” фотокүргәзмәсен тәкъдир итү чарасы булды. Кунаклар фотокүргәзмә геройлары белән таныштылар, тәмле үлән чәйләре эчтеләр, милли фотозонада фотога төштеләр, татар җырларын тыңладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Әлеге чара турында хәбәрдәр булмаган, сәүдә үзәгенә очраклы рәвештә килгән сатып алучылар да кызыксынып керделәр. Кыскасы, вакыйга беркемне дә битараф калдырмады.

«Үткәнгә сокланып, киләчәккә ышаныч белән» девизы астында уза торган «Татар Dress» проекты милли үзенчәлекләрне саклауга һәм популярлаштыруга, күпмилләтле республикабызда татар үзенчәлеге булган кием элементларын гадәти тормышта куллану гадәтен кертүгә юнәлдерелгән. Проектның авторы-Гөлшат Сафина, фотографы - Таңсылу Галимова.

Быел проектта Башкортстанның танылган шәхесләре - театр актрисасы, телевидение алып баручысы Айгөл Габдуллина, җырчы-музыкантлар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, бизнесвумен Айгөл Усманова, үзенчәлекле блогер Эльвира Хан һәм коуч Булат Миндияров катнашкан. Тормышка карашлары, эшчәнлек юнәлеше төрлесенеке төрле булса да, аларның барысын да бер әйбер - үз милләтенә, аның мәдәниятенә хөрмәт берләштергән. Әлеге проект аларны туганлаштырган дип әйтергә дә мөмкиндер. Чөнки бу бишәүнең елмаеп бергәләшеп атлаган фотосурәте тарихта калачак.

Ә инде кичәнең үзенә килгәндә, беренчеләрдән булып барлык кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин сәламләде. Аннан соң проектның идея авторы Гөлшат Сафина хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары «Галиябану» спектаклендәге киемнәр белән махсус кием күрсәтү оештырдылар. Айдар һәм Алмаз Юнысовларның, Дамира Сәетованың моңлы һәм дәртле җырлары күңелләрне күтәрде. Моңардан тыш, милли бизәнү әйберләре күргәзмәсе, сату да оештырылган иде. Кунаклар "Зәйнәб" шифалы чәйләрен эчте, Айгөл Усманованың кейтеринг сыйлары белән сыйланды.

Юк, күңел ачып кына калмадылар кичәгә җыелучылар. Ә милли киемгә кагылышлы шактый катлаулы сорауларга җавап биреп, бүләкләр оттылар. Иң күңеллесе сабыйлар “Әлифба”лы булып кайтып китте. Кичә татар халкының рәсми булмаган гимны "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Кичә үтте, әмма күргәзмә калды. «Төрки затлар» этнопроекты һәм Уфаның «Нур» дәүләт татар театры тәкъдим иткән образлар чагылдырылган фотосурәтләрне күреп калырга теләсәгез, “Башкирия” лайфстайл үзәгенә ашыгыгыз! Фотокүргәзмә Яшьләр бульвары ягыннан 1 һәм 2 катлар арасындагы баскыч мәйданчыгында урнашкан. Үткәннәр белән бүгенгене тоташтырган бу проект беркемне дә битараф калдырмас.

“Tatar Dress-III”
“Tatar Dress-III”
“Tatar Dress-III”
“Tatar Dress-III”
“Tatar Dress-III”
“Tatar Dress-III”
“Tatar Dress-III”
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас