

«Чакмагыш районында элек-электән әдәби традицияләр көчле булган, бу төбәк Башкортстан һәм Татарстан әдәбиятына билгеле язучыларны, күренекле журналистларны, мөхәррирләрне, галимнәрне үстереп биргән. Бүген дә иҗатка омтылучылар, актив тормыш позициясенә ия шәхесләр күп. Шуңа күрә аларның тәүге карлыгачлар булуы очраклы түгел. Киләчәктә башка иҗат оешмаларын да чакырмакчыбыз. Болар бар да җәмгыятьтә әдәбиятның, иҗатчы шәхесенең әһәмиятен күтәрү, яшьләрне иҗатка җәлеп итү, әхлак, илсөярлек идеяләрен алга сөрүче әсәрләрне көн үзәгенә чыгару максатыннан эшләнә», – дип белдерде танылган язучы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм чаралары хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсенең проза секциясе җитәкчесе һәм «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова.
Шулай ук әңгәмәдәш, Уфа шәһәренең Коммунистлар урамында урнашкан Язучылар берлеге бинасында күптән түгел заманча ремонт булуын ассызыклады. Башкортстан Язучылар берлеге бинасын ремонтлауга 2024 елның сентябрендә керешкән иделәр. Ремонтка республика Башлыгы Радий Хәбировның Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов белән очрашу йомгаклары сәбәпче булган.
«Төзүчеләр түбәне яңартты, фундаментны ныгытты, гидроизоляция системасын ремонтлап, фасадларны чистартты һәм буяды, шулай ук бинаның тарихи кыяфәтенә туры китереп архитектура-сәнгать элементларын тергезде. Быел 30 майда «Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсе кысаларында Язучылар берлегенең яңартылган йорты ачылу иҗат әһелләренә зур сөенеч булды. Нәтиҗәдә, ковид һәм ремонт сәбәпле өзелеп торган әдәби-мәдәни чараларны тергезергә мөмкинлек туды. Биредә җәй буе төрле очрашулар гөрләде», – дип сөйләде Дилбәр Булатова.
Чакмагыш районының иҗтимагый-сәяси «Игенче» газетасы редакциясе каршында эшләп килүче «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе иҗатчылары белән очрашу кичәсе 16 cентябрьдә 14.00 сәгатьтә булачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, көн кадагына суккан шигърият, нәфис сүз булачак, җыр-моң яңгыраячак. Истәлеккә фотосессия һәм һәм чәй табыны оештыралачак. Әдәби кичәдә Чакмагыш иҗатчылары, Язучылар берлеге әгъзалары, журналистлар, студентлар һәм башкалар катнашуы көтелә.
Юлай НИЗАЕВ.
Лилия ГАЛИУЛЛИНА фотосы.