Мәдәни мохит
12 сентябрь 2025, 15:00

“Юлдаш” күргәзмәгә чакыра

“Юлдаш” радиосы 25 еллык юбилее уңаеннан күргәзмә әзерләгән.

“Юлдаш” фотосы.“Юлдаш” фотосы.
“Юлдаш” фотосы.

“Юлдаш” радиосы 2025 елда 25 еллыгын билгели. Радиостанция юбилей уңаеннан Башкортстанның Милли музеенда “Юлдаш”ның тарихына һәм төбәкнең мәдәни һәм мәгълүмати тормышына керткән өлешенә багышланган юбилей күргәзмәсе әзерләгән.

Экспозициядә сирәк фотоматериаллар, тарихи радиоалгычлар һәм төрле чорлардагы тавыш яздыру җайланмалары, шулай ук радиостанциянең аякка басуын һәм үсешен чагылдырган документлар һәм материаллар тәкъдим ителә. Әһәмиятле радиопрограммалар, масштаблы проектлар һәм акцияләр турындагы стендлар аерым урын алып тора. Килүчеләр коллективның һөнәри казанышларын һәм милли мәдәниятне саклауда һәм популярлаштыруда “Юлдаш”ның ролен чагылдырган уникаль экспонатларны күрә ала.

“Юлдаш” радиосының 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында уздырылган “Көмеш еллар. Алтын куллар” конкурсында катнашучыларның эшләре күргәзмәсе аерым стенд алып тора. Конкурс массакүләм мәгълүмат чаралары аша иҗади эшчәнлекне стимуллаштыруга һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарына ярдәм итүгә, традицион һәм заманча юнәлешләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Конкурста Зилаер, Илеш, Чишмә, Учалы, Мәчетле, Нуриман, Балтач һәм Бөрҗән районнарыннан, шулай ук Сибай, Мәләвез һәм Яңавыл шәһәрләреннән осталар катнашкан. Ачылу көнендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак – Гран-при иясе шифаханәгә юллама алачак.

Исегезгә төшерәбез, юбилейны зурлап бәйрәм итү 25 декабрьгә планлаштырыла. Уфа-Аренада билгеле эстрада йолдызлары катнашлыгында “Юлдаш дусларын җыя” концерты булачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас