

16 сентябрьдә "Башкирия" лайфстайл үзәгенең «Вакыйгалар урыны» залында «Татар Dress-III» фотокүргәзмәсе рәсми рәвештә ачылачак.
Бу - Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге тарафыннан сәүдә үзәге диварларында оештырылган икенче шундый күргәзмә. Беренчесе 2020 елда оештырылып, сәүдә үзәге кунаклары күңеленә бик хуш килгән иде.⠀
«Татар Dress» проекты «Үткәннәребезгә сокланып, киләчәккә өмет белән» шигаре астында дөнья күрә һәм милли үзенчәлекләрне саклауга һәм популярлаштыруга, күпмилләтле республикабызда татар үзенчәлеге булган кием элементларын гадәти тормышта куллануга юнәлдерелгән. Проектның авторы-Гөлшат Сафина, фотограф- Таңсылу Галимова.
Образларны «Төрки йөзләр» этнопроекты һәм Уфа «Нур» татар дәүләт театры тәкъдим итте.
⠀Проектта бизнес өлкәсендә танылган Айгөл Усманова,театр актрисасы, алып баручы Айгөл Габдуллина, блогер Эльвира Хан, җыр-музыкантлар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, коуч Булат Миндияров.
"Башкирия" үзәгенең 1 һәм 2 катлары арасында урнашкан фотокүргәзмә белән бүген үк танышып була.
Ә 16 сентябрьдә анда фотопроект геройлары һәм республиканың танылган җырчылары катнашлыгында күркәм чара узачак.
Программада:
* Уфа "Нур" татар дәүләт театрының спектакльләреннән образлар белән танышу;
* "Айгөл Усманова" кейтерингыннан тәмле сыйлар;
* "Зәйнәб" брендыннан үлән чәе;
* татар бизәнү әйберләре һәм аксессуарларының күргәзмә-сатуы.
Чара 16 сентябрь 18.00 сәгатьтә башлана.
Адрес: Уфа, "Башкирия" Лайфстайл үзәге, Менделеев ур., 205а.
Дресс-код - милли образ яки аксеесуар.
Керү ирекле.