

Ә чабата милли аяк киеме түгел!
Башкортстан – күп милләтле төбәк. Бездә 167 милләт вәкиле татулыкта һәм бердәмлектә яши. 12 сентябрь Башкортстанда Милли кием көне буларк билгеләнә. Һәркайсыбызның мәдәни үзенчәлегебез бар: аны милли кием аша ачык күрергә мөмкин.
Халкыбызның матур кием үрнәкләре белән таныштыручы милли кием көне аларның чагулыгын тагын бер күрсәтеп, тарихны саклаган, халкыбызның күңел җәүһәрләрен буыннан-буынга тапшыра барыр бай мәдәни дөньясына тагы да тирәнрәк чумарга мөмкинлек бирә.
Бүген тоташ республика буенча, бөтен шәһәр районнарда чагу чаралар узды. Алар флешмоблар, фестивальләр, күргәзмәләр, осталык сәгатьләре... Анда кунаклар элекке һәм заманча милли кием үрнәкләрен күрде. Белмәгәнен белде, таныш булмаганы белән танышты. Кунаклар киемнәрнең бизәлеше, символикасы, тарихы, үзенчәлеге белән кызыксынды. Сандыгында әнисе, нәнәсе киеме үрнәкләрен саклаган, кабаттан тегеп, аларга икенче гомер биргән осталар үзләренең шул асыл сыйфатлары белән зур горурлык кичерде.
Милли кием көне – үткәннәргә кайту, элеккене бүгенгә кайтаручы бәйрәм буларак кадерледер. Ул буыннар бәйләнешен, яшәешнең, заманның ничек үзгәрүен танытучы гүзәл чара.
Өс киеме татар халкының борынгыдан килгән, мәдәният өлкәсенә караган мирасының берсе ул. Гасырлар буена милләттәшләр бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Күптән инде милли киемнәрне бәйрәмнәрдә генә алып кисәк тә, аның кайчан, кайда тегелешенә карамый, әбиләребез кулы тигән кебек кадерле алар. Бу мөгаен, үзебез күреп үскән, сокланган сызымнарны кабатларга тырышып, нәнәйләрнекенә охшатып, шартларын саклап тектергәнгә дә шулайдыр.
Татар халкының традицион – гадәти өс киеме күп төрле бит ул. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен тәшкил итә. Без боларны, кызганычка каршы, белеп тә үсмәдек, дәресләрдә дә милли кием үзенчәлекләрен укытмадылар.
Милли кием һәр кешенең яшен, аның җәмгыяттьтә биләгән урынын, дәрәҗәсен белдергән. Бу киемнәрне без борынгы фотосурәтләрдә күрәбез. Ягъни театрда берәр классик әсәр сәхнәләштерелсә, аның һәр бөрмәсен җентекләп карап утырабыз. Безнең өчен ул киемнәр әллә каян, диңгез аръягыннан килгән кебек матур һәм ят тоела.
Киемнәрне бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр сакланган, шулар төрлелекне тәшкил иткән. Ир-егетләрнең һәм хатын-кызларның киемнәре бик аерылып торган. Татар халкының оригиналь киемнәренең берсе — камзул. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергән
.Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яраткан. Көндәлеккә кия торганы карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан эшләгәннәр. Тышкы баш киеме электән үк – бүрек. Авыл җирендә ирләр җәен күбрәк эшләпә кигән. Аны ак төстәге сарык йоныннан киез итек басучылар ясаган.
Татар халкының һәр кием үрнәгенә тукталсаң, аерып, бик күп язып, сөйләп була. Форсаттан файдаланып, татар хатын-кызларының баш киеменә тукталып китәсе килә. Алар бигрәк тә күптөрле һәм үзенчәлекле. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. Аның маңгай өлешенә вак тәңкәләр, төймәләр тегелгән.
Калфакны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас булган.
Яулык — борынгы төрки термин. Тыштан, ягъни, өстән ябына яки бәйләнә торган яулыкларның төрле борынгы формалары очрый. XX йөз башында мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш киеменә әверелә.
Тик менә бүген бу хозурлыкка, байлыкка, камиллеккә безнең тормышта урын җитми кебек. Бездә хәзер бары да бар - яулыкларның да җаның теләгәне, шәлләре дә, калфаклары да. Калфакларны тегү буенча осталар бик фәһемле мастер-класслар уздыра. Анда алар өчен кирәкле тукыманы дөрес сайларга, тегәргә, чигәргә өйрәтәләр. Шунда калфакларны дөрес кияргә өйрәтү серләре белән дә уртаклашырга кирәктер. Чөнки, сер түгел, ул матур баш киемнәрен килешле итеп кию зәвыгы аксый бездә. Төрле зур җыеннарда, татар хатын-кызлары күпләп җыелган җирдә ул бик тә күзгә ташлана. Кайсы очракта көлке дәрәҗәсендә мәзәк киелгән була. Ә аларны килешле итеп, зәвык белән киеп йөрүче ханым-туташларга карап торасы гына килә.
Яулыклар белән шул ук хәл. Яулыкны килешле итеп ябыну шулай ук осталык таләп итә. Әйткәндәй, Уфада “Заман” хәләл ресторанында яулык бәйләү буенча да мастер-класслар уздырыла. Кичә дә узды ул. Татар кызларының матурлыгын тагын да ныграк ассызыклап, халкыбызның борын-борыннан килгән күркәм традицияләрен саклап, яшь буын да кызыгып карарлык итеп тәкьдим итү үзе бер сәнгать, тормыш мәктәбедер. Милли кием көнендә менә бу мәсьәләләргә дә игътибар артыр, “Милли кием” көне буыннарны тоташтырыр, үткәннәрне киләчәк белән бәйләр тирән мәгънәле чара булыр дип ышанасы килә.
Инде сүз ахырында аяк киемнәренә дә тукталып китәсе килә.
Татарларда иң киң кулланылышта булган аяк киеме ул - читек. Озын кунычлы күн аяк киеме. Аны ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы булган. Ә хатын-кызлар чигүле, үкчәле, чибәр читекләр кигәннәр.
Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин кәлүш киелгән. Урта Идел һәм Урал алды буе татарларының эш киемнәре арасында юкәдән үрелгән чабата да булган. Чабатаны күбрәк тула оек өстеннән эшкә генә кигәннәр. Эшкә уңган, кырда иген икән кешеләргә ул кулай аяк киеме булгандыр. Әмма ул безнең милли аяк киеме түгел!
Татар халкы тышта йөргән аяк-киеме белән өйгә кермәгәнлектән, ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда җиңел киелә һәм салына торган агач башмак кигәннәр. Милли киемнәрне бүген дә тегүче осталар бар, махсус курсларда яшьләр дә аны тегәргә өйрәнә. Традиция яши. Заман таләпләренә ярашлы, милли киемнәр дә берникадәр үзгәрешләр кичерә.
Татар-башкорт костюмнарына чагу бизәү элементлары кертелә, алар тагы да зәвыклырак төс ала. Осталар милли киемне көндәлектә дә киярлек итеп тегү өстендә эшли. Креатив, заманча төс бирелгән милли киемнәр әллә каян игътибарны җәлеп итеп, күзне иркәли. Киенү зәвыгы артса, җәмгыятькә матур кием төшенчәсе тирәнрәк үтеп керсә, мәктәпләрдә киенү зәвыгы турында сөйләшләр булса, күп туташлар да бүгенге кебек карага төренеп, матурлыкларын асылынган-сәленгән чүпрәк эченә яшермәс иде.
Әле күпләребезгә милли киемнәрне бары тик Сабантуй, Нәүрүз кебек милли бәйрәмнәрдә, театр-концертларда чыгыш ясаганда гына киелә торган бизәк буларак буларак кабул ителә. Кешеләр аларны көндәлектә кулланып булмый дигән фикердә. Ә бит татар орнаментлары ясалган күлмәк-костюмнар, свитшотлар, итәкләр, яулык-түбәтәйләр, шулай ук милли бизәкле аксессуарлар җитештерелә, һәм мондый киемне гадәттәгечә кияргә мөмкин.
Милли киемнәрне сәхнәдә генә түгел, ә бәлки эштә дә, ял итү һәм өйдә куллану өчен дә уңайлы итеп тегү, күбрәк кулланучылар алырлык итеп җитештерү бу мәсьәләдә зур ярдәмче булыр. Яшьләр аны кисә, Тукайлар чорына кайткандай булабыз, күңел шул рухи камиллекне эзли. Эчке дөньясында рухи чишмәләребез кайнап торган, акыллы, белемле, иҗатны, сәнгатебезне яратучы шундый яшьләргә киемнәрнең дә матурлары якын булсын иде.
Милли кием көне республикабызда елына ике тапкыр - апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында уздырыла.
Бу чагу бәйрәм Республиканың истәлекле даталар календаренә кертелгән. Ул көн безне әби-бабаларыбыз, халкыбыз мәдәнияте тарихына кайтып килергә, үткәннәрне онытмаска өнди. Бу көнне үткәннәр безгәме, безме үткәннәргә якынаябыз. Милли кием кигәч,шундый хис туа, әйтерсең, бу заман ыгы-зыгысыннан арынып үзебез дә яңадан туабыз, замана япмалары астында яшеренгән эчке зәвык, зыялылык терелеп, бөтен җанны биләп ала кебек.
Әгәр без бүген яшь буынның милли киемнәребезне белмәвен белмәүгә дә санамыйбыз икән, ялгышабыз. Милли киемнәрнең шундый бәйрәмнәрдә генә сандыктан алынып, күзгә чалынып калуы аянычлы. Шуңа күрә балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру, татар киемнәренең нәфис бизәлеше, эстетик зәвыгы аша әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләсе көнүзәк булып торсын иде.
#МиллиКиемКөне2025#МиллиКейемКөнө2025#ДеньНациональногоКостюма2025