Мәдәни мохит
12 сентябрь 2025, 06:22

Милли кием - халык горурлыгы

Бүген республикада зурлап бәйрәм ителгән Милли кием көне уңаеннан балалар бакчаларында оештырылган чаралар да искиткеч дәрәҗәдә оригиналь булуы сокландыра. Мәсәлән, әнә шулай итеп Чакмагышның "Кояшкай" балалар бакчасының тәрбиячесе, Башкортстанның мәгариф алдынгысы Альмира Фәһим кызы Ильясова сабыйларда мәдәнияткә, милли киемгә карата кызыксыну тәрбияли. Видеоны бергәләп карыйк та, Альмира ханымның кайнанасы хөрмәтле педагогика ветераны Рәсимә апа Ильясова язган шигырьне укыйп алыйк.

Милли кием - халык горурлыгыМилли кием - халык горурлыгы
Милли кием - халык горурлыгы

ТАТАР КЫЗЫ
Мин татар кызы,
Татарча беләм.
Матур сөйләшәм
Башкалар белән.

Татарча җырлыйм,
Татарча биим.
Өстемдә минем
Татарча кием.

Бәйрәмнәр булса,
Ал калфак киям.
Татар кызы мин!
Күрегез, диям.

Әби өйрәтә:
— Тыйнак бул син! — ди,—
Татар кызлары
Мактанып йөрми.
Рәсимә Ильясова.

Милли кием - халык горурлыгы
Милли кием - халык горурлыгы
Автор:
Читайте нас