Мәдәни мохит
12 сентябрь 2025, 15:43

Картәниләр сабагын юлдаш итеп

Милли кием көне безнең гаиләдә бәйрәм ул.  

Картәниләр сабагын юлдаш итепКартәниләр сабагын юлдаш итеп
Картәниләр сабагын юлдаш итеп

Милли кием көне безнең гаиләдә бәйрәм ул.

 

 

Безнең гаиләдә нәнәем Әниемә теккән татар киемнәре бар. Менә бүген аларны минем кызым киеп карады. Аңа кадәр апасы киде. Берничә елдан төпчек кызыбыз Сәвия дә кияр аны.

Нәнәем – Әмирҗанова (кыз фамилиясе Камалова) Сәвия Юмадил кызы 1928 елны 9 май көнне туган. Соклангыч матур тавыш белән җырлый иде ул. Бик белемле, чибәр, акыллы татар кызы иде. Матур гомер итеп, 90 яшен тутырып, 2018 елның 10 маенда бакыйлыкка күчте. Шулай килеп чыкты, аның зур юбилеена чакырылган кунаклар нәнәебезне соңгы юлга озаттылар.

Нәнәй Кушнаренко районы Иске Гомәр авылында туган. Юмадил картәти белән Нәфизә нәнәй аны матур йола-гадәтләргә өйрәтеп, милли мәдәниятебезгә карата сөю белән үстергәннәр. Аларның матур тәрбия үрнәгендә без гаиләдә татарча сөйләшәбез, татарча җырлар җырлыйбыз. Милли кием көне дә безнең гаиләдә үзенчәлекле бәйрәм ул.

Фотосурәттә күренгәнчә, нәнәем теккән күлмәк кызыма таман гына.

Картәниләр сабагын юлдаш итеп
Картәниләр сабагын юлдаш итеп
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас