

“Башкортстан татарлары конгрессы” - татар милләтенә хезмәт итү, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү, республикабызда халыкара дуслыкны ныгытуны максат итеп алган, милләттәшләребезне бергә туплаучы иҗтимагый оешмаларның берсе булып тора. Бүген төрле районнарда һәм шәһәрләрдә аның 70 бүлекчәсе уңышлы эшләп килә.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов һәм аның урынбасары, җәмәгать эшлеклесе Зәлия Ахунова җитәкчелегендәге оешма бу елга йомгак ясап, барлык өлкәләрне үстерүгә үз өлешен керткән татар җәмәгатьчелеген, оешмаларны һәм актив кешеләрне бүләкләү буенча күләмле проект игълан итә.
Еллык эшчәнлеккә йомгак ясау һәм киләсе елга планнар билгеләү җыены Уфа шәһәрендә 2026 елның гыйнвар-февраль айларында үткәреләчәк. Анда актив эшчәнлек алып барган бүлекчәләрнең тәҗрибәсен өйрәнү белән беррәттән, төрле номинацияләр буенча бүләкләү тантанасы да узачак.
Мәсәлән, татар проектларын һәм башлангычларын тормышка ашыруда матди ярдәм күрсәтүчеләр – “Ел меценаты” номинациясендә, укучыларны татар телендәге олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләүче, укытуда яңа инновацион методикалар кулланучы тел укытучылары “Мәгариф” номинациясендә, төрле конкурсларда җиңү яулаучылар, күләмле мәдәни чаралар оештыручылар “Мәдәният” номинациясендә бүләкләнәчәк. Шулай ук “Яшьләр хәрәкәте”ндә яшьләр проектларында актив катнашучылар ачыкланачак. Милли йолаларыбызны саклауда иҗтимагый оешмалар белән дини учреждениеләрнең мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш кертүчеләр “Дин һәм йолалар” номинациясендә билгеләнәчәк. Башкортстан татарларының тормышын, шулай ук эшчәнлеген яктыртып баручы журналистлар, блогерлар, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм авторлар да бүләкләнәчәк. Төрле күркәм татар проектлары тормышка ашырылган район хакимиятләре һәм урындагы бүлекчәләр дә “Иң актив район (шәһәр)” номинациясендә билгеләнәчәк. Кыскасы, үз милләтенә чын күңелдән хезмәт итүче һәркем әлеге проектта катнаша ала. Чөнки оештыру комитеты билгеләвенчә, номинацияләр моның белән генә чикләнмәячәк. Килгән гаризаларның эчтәлегенә карап, алар тагын да арттырылырга мөмкин. Әгәр сез татар хәрәкәтендә актив катнашасыз икән, бу проектка кушылып, үзегезне күрсәтә аласыз.
Җиңүчеләрне медальләр, дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләү каралган.
Гаризаларны kongresstatarrb@gmail.com электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Сораулар өчен телефон: 8-917-75-76-814.
-Милләтебез язмышына битараф булмаган һәркемне әлеге проектта көтеп калабыз. Бергәләшеп кенә зур уңышларга ирешергә мөмкин. Әлеге күләмле чара – шушы юлда тагын бер адым, - ди “Башкортстан татарлары конгрессы” башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Рәфис кызы Ахунова.