

Милли кием - һәр милләтнең йөзе ул.
Бүген Авыргазы районы Әбсәләм авылы китапханәсендә «Милли кием матурлыгы» фольклор бәйрәме узды. Татар хатын-кызлары киемнәренең матур элементлары белән бизәлгән уку залында катнашучылар татар халкының киенү традицияләре һәм милли киемнәрнең үзенчәлекләре турында белделәр.
Кунаклар хатын-кызлар һәм ир-егетләр киемнәре белән таныштылар.
Аеруча зур игътибар белән чигү үрнәкләрен кызыксынып өйрәнгән туташ Әминә Муллакаева барысының да игътибарын җәлеп итте.
Кунаклар игътибарына «Татар тарихы» иллюстратив күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.