Мәдәни мохит
11 сентябрь 2025, 08:57

Без сәхнә белән яшибез!

“Өмет”тә кунакта – гәзитебезнең якын дусты, үзенең күркәм юбилей чарасына әзерләнеп йөрүче Татарстанның атказанган артисты, “Символ” эстрада –театр труппасы җитәкчесе, “Символ” һәм  “Өмет” дип аталган балалар студиясе җитәкчесе Символ Гайнетдинов-Агыйделский. Аның белән тормыш, иҗат һәм туган тел турында сөйләшәбез.

Без сәхнә белән яшибез!Без сәхнә белән яшибез!
Без сәхнә белән яшибез!

“Өмет”тә кунакта – гәзитебезнең якын дусты, үзенең күркәм юбилей чарасына әзерләнеп йөрүче Татарстанның атказанган артисты, “Символ” эстрада –театр труппасы җитәкчесе, “Символ” һәм  “Өмет” дип аталган балалар студиясе җитәкчесе Символ Гайнетдинов-Агыйделский. Аның белән тормыш, иҗат һәм туган тел турында сөйләшәбез.

 

– Символ әфәнде, гәзит укучыларыбызны үзегез белән якыннанрак таныштырып үтсәгез иде.

– Мин Башкортстанның Краснокама районы Яңа Кабан авылыннан. Мәктәпне укып чыгып, СГПТУда белем алдым. Аны 1973 елда тәмамлагач, Себергә чыгып киттем. Шунда эшләп йөргәндә, Казан театр училищесына абитуриентлар кабул итү кагыйдәләрен белеп шунда язып җибәрдем.  Һәм миңа чакыру килде. Шулай Казан театр училищесына барып эләктем.

– Артист булу теләге булган, димәк?

– Әйе, артист булу теләге бар иде. Һәм көчле иде. Рәмис исемле иптәш малай белән урамда йөргәндә еш кына “Синең кем буласың килә?”  дигән темага сөйләшә идек. Мин “кешеләрне уйный торган артист буласым килә” дип әйтә торган идем. Ул вакытта “драма артисты” дигән төшенчәне белми идем әле.

– Ә сәхнәдә уйнаганыгыз бар идеме соң?

– Гел уйный идем. Элек мәктәптә үзешчән сәнгать көчле иде. Сыйныф җитәкчебез Клара апа (мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын) рус теленнән укыта иде. Һәм без еш кына Пушкин әкиятләрен уйный идек. Яңа елга тамашалар куйдык. Бер спектакльдә мин комиссар Мәкъсүт ролен башкарган идем. Әтинең киң чалбарының балагын җыеп тегеп, галифе итеп, түгәрәк горчица савытыннан “лимонка” граната ясап, агачтан мылтыклар ясап... Реквизитлар юк бит инде. Барысын да үзебез эшлибез.

– Кулыгыздан килгән инде.

– Андый әйберләр ясарга ярата идем мин. Элек “Аҗаган” уеннары үткәрелә иде бит. Аңа ел саен агачтан пистолет, автомат ясый идем. Әтинең бөтен кирәкле коралы бар иде.

– Димәк, агач эшләренә осталык әтиегездән күчкән, ә артистлык сәләте кемнән күчкән?

– Әтинең сугыштан кайтмый калган абыйсы Гыйлемҗан абый гармунда уйнаган дип әйтәләр. Әнинең энесе Нәкый абый рәссам иде, пластилиннан шундый сыннар ясап куя иде ул! Һушым китеп карый идем. Шуңа күрә сәнгатькә тартылу нәселдә булгандыр инде.

– Ә иҗат юлыгызны кайсы театрда башладыгыз?

– Театр училищесын тәмамлагач, Әлмәт театрына җибәрделәр. Укып чыккач тиешле еллар эшләү дигән әйбер бар иде бит элек. Биш ел шунда эшләдем. Ләкин күңелгә нәрсәдер җитми, җан эзләнә. Районның комсомол комитетына киттем. Һәм алар мине милициягә эшкә юллады. Тормышымда шундый текә борылышы ясавыма күпләр шакаттылар, әлбәттә. Анда 7 ел эшләдем мин. Ә аннан Эчке эшләр министры алышынды, яңалыклар, кыскартулар башланды. Ул вакытта үзем дә бу минем эш түгел икәнлеген аңлаган идем инде. Барыбер күңел сәхнәгә тартылды. Эштән буш вакытта халык театрына йөри идем, кинәнеп уйный идем. Шуңа күрә милициядә кыскартуга эләккәч, әллә ни үкенмәдем дә. 

Театр училищесына укырга кергәндә Бәрхәтгәрәй белән танышкан идем. Ул Әлмәт театрында эшләгән җиреннән укырга керергә теләгән иде. Марсель абый Сәлимҗанов: “Нишләп йөрисең монда? Син артист бит инде”, –дип, кайтарып җибәрде аны. Мин эшсез калган вакытта Бәрхәт Мәскәүдә үзенең  миниатюралар театрын ачкан иде. “ Әйдә, кил, бергә эшлибез” дип чакырды. Ел ярым бергә гастрольләрдә йөрдек.

– Мәскәүне яуларга булдыгыз инде алайса?

– Мәскәү түгел инде, перифериягә чыгып китә идек. Татарстан, Башкортстан буйлап йөрдек.

Ә аннары Чаллыда театр ачылгач, аның баш режиссеры Фаил Ибраһимов эшкә чакырды. Әлмәт театрында эшли генә башлаганда  Фәтхи Бурнашның “Таһир-Зөһрә” әсәрендә Таһирны уйнаган идем. Татар классикасының көчле әсәре ул.  Шул спектакльне Казанга да алып бардык. Шәп уйнаганмындыр инде! 20 ел үткәч, Казанга барган идем, базарда йөргәндә бер абзый: “Кара, син Таһир бит!”–дип эндәште. Фаил Ибраһимов та мине шул роль аша исендә калдырган. Чаллы театры язмышым булгандыр. Чөнки театр училищесында укыганда ук Марсель абый: “Чаллыда театр ачылырга тиеш. Сезне төркемегез белән шунда эшкә җибәрәбез”, –дип әзерләде. Без укып бетердек, әмма ул вакытта театр нишләптер ачылмады. Ә ачылгач,  мин Чаллы театрында 19 ел эшләдем.

– Ә нишләп киттегез?

– Кызыбыз Уфа сәнгать институтында укырга теләде һәм без Уфага килергә булдык. Мин Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшли башладым. Әмма кыскартуга эләктем. Директор алышынгач, яңадан кайттым.  Әмма театр икенче иде инде. Мин анда үземне күрмәдем.

Бүгенге көндә үзебезнең “Символ” эстрада-театр труппасы бар. Тормыш иптәшем Лениза Гайнетдинова (ул да Казан театры училищесын тәмамлаган актриса) белән Уфаның татар гимназияләрендә балалар белән дә эшлибез, түгәрәк алып барабыз. Һәм шул ук вакытта Дүртөйле муниципаль театрында эшләп йөрим мин. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә уйныйбыз.

– Балалар өчен дә татарча уйныйсызмы?

– Әйе, татарча. Әмма торган саен татарча спектакльләргә балаларны җыю авырлаша инде.

– Район җирләрендә, Дүртөйле кебек зур булмаган шәһәрләрдә татарча белгән, аңлаган балалар бар әле ул.

– Барлыгын бар. Әмма 1 сыйныфка баручылары 4 сыйныф укучылары аңлаган кебек аңламый туган телен. Күзгә күренеп үзгәрә баралар...

–Сез бит әле Уфада татар балалары өчен театр түгәрәге дә алып барасыз. Анда хәлләр ничек?

– Анысын сорама да инде. 84нче гимназиядә Т. Миңнул-

линның “Иптәш командир” дигән әсәрен урысчага тәрҗемә итеп куярга туры килде. Дөрес, без ул спектакль белән конкурста катнашып, урыннар алдык.

– Татарча белгән балалар бөтенләй юкмы, әллә түгәрәккә килүчеләр арасында татарча белгәннәре юкмы?

– Түгәрәккә килгән, театр яраткан балалар арасында татарча белүчеләр турында сүз алып барам мин. Туган тел дәресләрен кыскартуның нәтиҗәсе инде болар барысы да. Булат Сәлаховның бер әсәрен сәхнәләштереп карамакчыбыз. Анда концлагерьга куылган үсмер кыз бала язмышы. Әсәрдә немка, урыс, татар хатын-кызлары бар. Урысчалы-татарчалы әсәр була инде. Татарча белгән Камилә исемле кызыбыз бар. Аңа Илсөяр ролен бирсәк ...

– Татар кызын уйнарлык кеше тапсагыз, немка роленә табарга була! Менә нинди замана...

– Гаиләдән килә диләр дә ул. Менә без оныкларыбыз белән татарча сөйләшергә тырышып карыйбыз. Тик юк инде, алар урысча җавап бирәләр. Нишлә-

тәсең?!

– Ничә оныгыгыз бар?

– Өчәү. Сәйдә 4 сыйныфка күчте, Гайшә киләсе елга укырга керә, Камилгә 4 яшь.

– Исемнәре шундый матур, саф татарча икән. Озакламый узачак юбилей чарагызга алар да киләдер? Гомумән, нинди кәефләр белән каршы аласыз юбилей тантанасын?

– Яшерен-батырын түгел, ун ел элек юбилей үткәргәндә билет сатулар гөрләп барган иде. Бу юлы авыррак. Бүген сугыш та үзен сиздерә, халыкның кәефе дә башкача, дөньясы да...  Болар барысы да уйландыра. Әмма яхшыга өметләнәбез инде. Без – иҗат кешеләре – сәхнә, рольләр белән яшибез. Иҗатыбыз аша тамашачыларның да кәефен күтәрергә, яшәү яме бирергә омтылабыз.

Фото:  Символ Гайнетдинов архивыннан

Без сәхнә белән яшибез!
Без сәхнә белән яшибез!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас